"Хозур" нәшрият йорты Тукай урамында яңа китап кибетен ачты

07 август 2015 ел 12:52
"Хозур" нәшрият йорты Тукай урамында яңа китап кибетен ачты

Бүген “Хозур” нәшрият йортының яңа кибете эшли башлады. Биредә “Хозур” чыгарган һәм башка нәшриятләр бастырган динебезгә, мөселманнар тормышына кагылышлы күп сандагы китаплар тәкъдим ителә.

5 августта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Хозур” нәшрият йортында, яңа китап кибетендә булды. Мөфти хәзрәтләре кибет ачылышына әзерлек эшләре белән танышып, үзенең фатихасын бирде.

Бүген исә җомга намазыннан соң яңа китап кибете эшли башлады. Ул Казанның Тукай урамында, 3нче йортта урнашкан. Белешмәләр өчен телефон:   8 (843) 202 07 74,  e-mail: huzur.inform@mail.ru .

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана