Республиканың төрле районнарыннан мөселман егетләре, кызлары мөфти белән очрашуга җыелды

26 сентябрь 2015 ел 20:38
Республиканың төрле районнарыннан мөселман егетләре, кызлары мөфти белән очрашуга җыелды

Бүген Татарстан мөфтие Казанның Тынычлык бистәсендә урнашкан “Динамо” спорт комплексында республиканың актив мөселман яшьләре белән очрашты. Очрашуга республика ифтарында, Болгар җыенында, беренче мөселман яшьләре форумында катнашкан һәм дини эшчәнлек алып баручы 200 дән артык яшь мөселман килгән иде.

Мөфти белән очрашуга кадәр алар “Бер көндә ислам илләре буйлап” дип аталган командалар уенында катнаштылар. 3 сәгать дәвамында Мисырда, Мароккада, Гарәп илләрендә, Индонезиядә, Казахстанда булырга өлгерделәр һәм команда булып оешуга, берләшүгә юнәлдерелгән биремнәрне башкардылар. Әлеге уеннардан соң яшьләр өйлә намазын укыдылар һәм мөфти Камил хәзрәт, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Иордания галиме Әбдел Разак Габдрахман Әлсәгъди белән аралаштылар, мөхтәрәм дин әһелләренең үгет-нәсихәтләрен тыңладылар. Мөфти хәзрәтләре яшьләрне Корбан бәйрәме белән котлады, иң активларга рәхмәт хатларын да тапшырды.

Камил хәзрәт Сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш, вакыт, сәламәтлек, байлык һәм яшьлеккә кагылышлы киңәшләрен җиткерде. Иордания галиме егетләрне, кызларны тирә-юньдәгеләргә һәрвакыт үрнәк булырга, динебезне сакларга һәм Раббыбызның Татарстан җиренә биргән бәрәкәте хакында онытмаска чакырды.

Мөселман яшьләре өчен стадионда махсус уеннарны һәм мөхтәрәм дин әһелләре белән очрашуны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге оештырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100