Камил хәзрәт Сәмигуллин күренекле дин әһеле Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның туган авылында булды

28 октябрь 2015 ел 17:01

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нурлат районының Колбай-Мораса авылында булды. Биредә дин юлында гомере буе армый-талмый хезмәт иткән, 1920 еллар башында әлеге авылда имамлык иткән мөхтәрәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның шәхси әйберләре саклана. Мөфти Камил хәзрәт Әхмәдзәки хәзрәтнең мирасын аның шәкерте, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин белән бергә барлады. Дин әһелләре инкыйлабка кадәр басылган, остазның шәхси архивында сакланган Ибне Гарәбинең “Мәҗмүгер расаил” (дини эчтәлектәге мәкаләләр тыентыгы), Мөхәммәд Сабир Ибраһимның “Дини кануннар җыентыгы”н, татар халкында киң таралган башка эчтәлектәге китаплар белән танышты. Әхмәдзаки хәзрәтнең тормыш юлын сурәтләгән экспонатларны, аңа багышланган хезмәтләрне карады һәм рухи мирасны үстерү хакында да фикер алышты.

Шунысы мөһим, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның эшчәнлеген өйрәнү, аны киң катлам укучыга җиткерү дәвам итә. "Татар дин галимнәре елы" кысаларында хәзрәткә багышланган истәлекләр, хатирәләр, мәкаләләр, аның вәгазьләре тупланган китап нәшер ителде, күптән түгел Каюм Насыйри музее хезмәткәрләре һәм Апанай мәчете тырышлыгы белән остазны искә алу кичәсе оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана