Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның 23 декабрь көнне ясаган белдерүенә карата Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми позициясе

26 декабрь 2015 ел 22:29
Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның 23 декабрь көнне ясаган белдерүенә карата Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми позициясе

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте  рухи үсешне булдыру, террорлыкка һәм экстремизмга каршы тору максатыннан Россия мөселманнары өммәтен ислам принципларына таянып берләштерүгә кагылышлы инициативаларны тулысынча хуплый. 

Без мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинны бик хөрмәт итәбез. Тәлгать хәзрәт халкыбызның дини рухын саклауга, татарлар өчен истәлекле урын, бабаларыбыз ислам кабул иткән борынгы Болгар шәһәрен үстерүгә зур өлеш керткән олы шәхес. 

Шул ук вакытта Тәлгать хәзрәтнең тәкъдимен аның шәхси күзаллавы һәм Россия өммәте үсеш юлын, мөселманнар алдында торган гомуми бурычларны хәл иткәндә мөфтиләр һәм үзәкләшкән дини оешмалар ролен билгеләүнең бары бер варианты итеп карыйбыз. Мондый сораулар бергәләп киңәшеп, фикерләшеп кенә һәм көчләрне берләштерү мөмкинлекләре үзара килешенгән чаралар аша гына каралырга тиеш. 

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, үзәкләшкән дини оешмалаларны берләштерүгә кагылышлы сораулар бүген генә күтәрелмәде. 2013 елда IV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында безнең позицияне билгеләүче "Ислам һәм татар дөньясы" концепциясе кабул ителде. Агымдагы елның җәендә Болгар шәһәрендә Россия мөселманнарының социаль доктринасы кабул ителде. Әлеге документ җәмәгатьчелекнең рухи ягына, сәламәт яшәү рәвешенә, гаилә һәм балаларга кыгылышлы мәсьәләләрне, шулай ук иҗтимагый җитешсезлекләргә, ватанпәрварлыкка, дәүләткә, дәүләт хезмәтенә мөнәсәбәтне, мөселманнарның башка дин вәкилләренә карашын аңлата. 

Шунысы мөһим, бүген Россиядә ислам үсешенә, дини оешмаларның үзара нәтиҗәле хезмәттәшлегенә каршы килә торган сәбәпләр юк. 

Ислам мәгарифе, фәне, дини мәгърифәтчелек үсеше мөселман өммәте торышына зур йогынты ясый. Бу үзенчәлекне игътибар үзәгенә алып, үзәкләшкән дини оешмалар Болгар ислам академиясен булдыру инициативасы белән чыктылар. Академия 922 елда ислам дәүләт дине буларак кабул ителгән һәм иң тәүге ислам университетларының берсе эшләгән Борынгы Болгар җирендә урнашачак. Әлеге проектны Россия Президенты В.В. Путин хуплады. 2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Р.Миңнеханов 2016 елның 21 маенда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көнендә, академия төзелеше урынында истәлек ташы кую турында Указга кул куйды. 

Болгар ислам академиясе илебез мөселманнары өчен дәрәҗәле фәнни- уку-укыту  һәм  рухи мәгърифәтчелек үзәгенә, уртак карарлар кабул итү һәм үзәкләшкән мөселман оешмаларының көчен берләштерү урынына әверелер дигән ышаныч бар. 

Бүген өммәтебезнең дини-рухи кыйммәтләрне торгызуда һәм экстремизмга каршы торуда барлык дини оешмаларның үзара тыгыз багланышы һәм дәүләт хөкүмәте органнары белән конструктив хезмәттәшлек итү белән генә нәтиҗәле үсешкә ирешүен аңлау мөһим.  Рөстәм Миңнеханов  җитәкчелек итә торган "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзалалаулар төркеме эшчәнлеге нәкъ шуңа юнәлдерелгән. 

Үз вакыты белән Россия мөселман өммәтен берләштерүгә кагылышлы сорауларга, һичшиксез, җавап табылыр һәм бу мөселманнарның үзләренең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә дә, шулай ук Россия дәүләтчелеген ныгытуга да бер мөһим адым булыр. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы