Казанда хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча республика бәйгесе җиңүчеләрен билгеләделәр

09 март 2016 ел 13:54

Кичә Гаилә мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча республика бәйгесе узды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Совет районы мөхтәсибе Нияз хәзрәт Закиров, нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.

Татарстаннның районнарыннан җылган мөслимәләр өч номинациядә көч сынашты: I — 0,5 җүз, II — 1 җүз, III — 2 җүз. Бәйге сигез категориядә (7 яшькә кадәр; 10 яшькә кадәр; 13 яшькә кадәр; 15 яшькә кадәр; 30 яшькә кадәр; 45 яшькә кадәр; 65 яшькә кадәр һәм өлкәнрәкләр) уздырылды.

Тантаналы ачылышта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хафиз булуның җаваплы һәм дәрәҗәле булуын әйтте. Элек-электән бу өлкәдә уңышка ирешкән хатын-кызларның шактый күп булуын билгеләде һәм мисалга Габдулла ибн Мөбәрәккә бәйле бер риваятьне искә төшерде.

“Габдулла ибн Мөбәрәк хаҗ гамәлен үтәп кайтканда сахрада өлкән яшьтәге хатын-кызны күреп аны сәламли. Җавап буларак ул аңа Коръән аятьләрен китерә: “Чиксез мәрхәмәтле  Раббыдан аларга сәлам булыр” (“Йәсин”сүрәсе, 58 аять). Кая юл тотуын, кем белән очрашырга тиешле булуын һәм башка сорауларга да хатын-кыз Коръән белән җавап кайтара. Габдулла хәзрәт кәрванда аның балаларын тапкач, аналарының нигә барлык сорауларга да аятьләр белән җавап  кайтаруын сорый. Балалары аналарының Коръән-хафиз һәм хәдис фәне өлкәсендә галимә булуын хәбәр итәләр. Аллаһ каршына басып кыямәт көнне алыначак хисаптан куркып соңгы 20 елда бары Изге Китап сүзләре белән генә аралашуын да әйтәләр. Араларыбызда әнә шундый  хатын-кызларыбыз, галимәләребез булган. Бу барыбыз өчен дә  уйланырга бер җирлек. Бәйгедә катнашучыларга уңышлар телим”, - дип сөйләде Камил хәзрәт.

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бәйгенең төп максаты җиңүчеләрне билгеләүдән түгел, ә халыкны Аллаһ китабына якынайтудан гыйбарәт булуын, әлеге бәйгенең һәр ел уздырылачагын хәбәр итте.

Россия ислам институты каршында эшләп килүче коръән хафизлар әзерләү үзәге хезмәткәрләреннән оештырылган жюри конкурста сабыйларның катнашуын куандырырлык вакыйга булуын әйтте.

“Алар Коръән сүрәләрен өйрәнеп, беренче адымнарын ясадылар. Күп кенә кызларның тавышлары бик моңлы һәм аһәңле”, - дип ассызыклады жюри.

Җиңүчеләр исемлеге:

7 яшькә кадәр 0,5 җүз

1 урын – Мәрьям Ягудина; (“Гаилә”)

7 яшькә кадәр 1 җүз

1 урын – Виталина Антонова; (Чистай)

7 яшькә кадәр 2 җүз

 1 урын – Фатыйма Яруллина (“Өметлеләр”)

10 яшькә кадәр 0,5 җүз

1 урын – Рәхимә Юсупова; (“Өметлеләр”)

10 яшькә кадәр 1 җүз

1 урын – Эмилия Антонова; (Чистай)

10 яшькә кадәр 2 җүз

1 урын – Мәрьям Юскаева; (“Гаилә”)

13 яшькә кадәр 0,5 җүз

1 урын – Мәрьям Имамиева; (Чистай)

13 яшькә кадәр 1 җүз

1 урын – Хабибә Мөфлихунова; (Әлмәт)

13 яшькә кадәр 2 җүз

 1 урын – Гаишә Яруллина; (“Өметлеләр”)

15 яшькә кадәр 0,5 җүз

1 урын – Мәмләкәт Мирзосаидова; (Ютазы районы)

 15 яшькә кадәр 1 җүз

1 урын – Зарина Габделвахабова; (“Нур ислам”)

15 яшькә кадәр 2 җүз

1 урын – Алинә Яруллина; ( Әлмәт)

30 яшькә кадәр 0,5 җүз

1 урын – Ләйсән Арзуманова; (“Өметлеләр”)

30 яшькә кадәр 1 җүз

1 урын – Гөлмәрьям Зарипова (Балтач)

30 яшькә кадәр 2 җүз

1 урын – Дильбәрхан Латыпова

45 яшькә кадәр 0,5 җүз

1 урын – Гөлнара Насибуллина (“Өметлеләр”)

45 яшькә кадәр 1 җүз

1 урын - Рәсимә Ханнанова (Әлмәт)

45 яшькә кадәр 2 җүз

1 урын – Гаишә Мәрданшина (Ютазы)

65 яшькә кадәр 0,5 җүз

1 урын – Раилә Ризова

65 яшькә кадәр 2 җүз

1 урын – Сөембикә Булатова

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана