Мөбәрак өч айның берсе булган шәгъбан аеның унбишенче кичәсе (14еннән 15енә каршы кичә) - Бәраәт кичәсе. Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт» бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган вакыт. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.
Ислам галимнәре билгеләвенчә, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә — Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган.
Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә.
Бу мөбарәк кичәдә Җәбраил фәрештә галәйһис-сәлләм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм янына килеп, болай дигән: “Йә, Аллаһының Рәсүле! Аллаһы Тәгалә бу кичәдә шактый күп кешене кичерер, шактыен гафу итмичә калдырыр. Шул гафу ителмәүчеләр — мөэминнәр илә талашучылар, мөселманнарны кимсетүчеләр, туганлык хисен, араларын кисүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, гомерләрен сәрхүшлектә үткәрүчеләр...”
Галимнәр, бу кичәне гафләттә (ваемсыз), гыйбадәтсез үткәргән кешеләр нинди зур өстенлектән мәхрүм булганнарын белсәләр, үкенү күз яшьләрен түгүдән туктый алмаган булырлар иде, дип әйтәләр.
Бәраәт көнен – уразада, төнен гыйбадәттә үткәрү, Көръән уку, салаватлар әйтү, өч тапкыр “Йәсин” сүрәсен уку киңәш ителә. Бәраәт кичәсендә 3 “Йәсин” уку тәртибе:
Беренче “Йәсин”не укыр алдыннан ният кылу рәвеше: “Раббым, дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булу өчен “Йәсин” укырга (укымакка) ният кылдым. Раббым, кабул итсәң иде”. “Йәсин” сүрәсе укыла, аны тәмамлаганнан соң “Бәраәт” догасы укыла.
Икенче “Йәсин”не укыр алдыннан ният кылу рәвеше: “Раббым, дөньяда озын һәм гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен “Йәсин” укырга (укымакка) ният кылдым, Раббым, кабул итсәң иде”. “Йәсин” сүрәсе укыла, аны тәмамлаганнан соң “Бәраәт” догасы укыла.
Өченче “Йәсин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе: “Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклавыңа һәм ризыкларыбызны мул итүеңә өметләнеп, “Йәсин” укырга (укымакка) ният кылдым, Раббым, кабул итсәң иде”. “Йәсин” сүрәсе укыла, аны тәмамлаганнан соң “Бәраәт” догасы укыла.
“Бәраәт” догасы
اَللَّهُمَّ اِنْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي شَقِيًّا فِي دِوَانِ الْاَشْقِيَاءِ فَامْحُهُ وَ اكْتُبْ فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ وَ انْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي سَعِيدًا فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ فَاثْبُتْهُ فَاِنَّكَ قُلْتَ فِي كِتَابِكَ الْكَرِيمِ يَمْحُ اللَّهُ مَا يَشَاءُ وَ يُثْبِتُ وَ عِنْدَهُ اُمُّ الْكِتَابِ
Аллаһуммә ин күнтә кәтәбтә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһу үәктүб фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбтә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһу фәиннәкә культә фии китәәбикәль-кәриим. Йәмхуллааһу мәә йәшәәү үәйүсбит үә гиндәһу уммуль-китәәб.
Мәгънәсе: Йә Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръәни-Кәримеңдә: “Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, ләүһулмәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәс итәр”, – дип әйтәсең.