Олуг Рамазан ае – изге Коръән ае. “Хозур” нәшрият йорты «ВКонтакте» һәм иnstagram социаль челтәрләрендә #хозурминкоръәнукыйм- #хузурячитаюкоран хештегы белән Рамазан аена багышлап, флешмоб уздыра. Флешмобка имамнар, мәгърифәтче галимнәребез, җәмәгать эшлеклеләре кушылыр дип көтелә.
Катнашу өчен Коръән сүрәләре укуыңны видеога төшереп «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә #хозурминкоръәнукыйм - #хузурячитаюкоран хештегы белән урнаштыру кирәк. Әлеге чара белән “Хозур” нәшрият йорты, Рамазан аенда Коръән уку зарурлыгын искәртә.
Һәркем дә сүрәләрне камил рәвештә укый да алмаска мөмкин. Шуңа да, сүрә аятьләрнең тәфсирен дә яздырырга мөмкин. Флешмоб 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Видеоларны islam_Today@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
"Мин Коръән укыйм" флешмобы бара
14 июнь 2016 ел 09:10
Соңгы яңалыклар
Әлмәт мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре арасында хоккей буенча Республика турниры узды
17 май 2025 ел 22:55
Мөфти Камил хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге X Укуларда катнашучыларны сәламләде
17 май 2025 ел 18:38
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


