Истанбулның Ататөрек халыкара аэропортында булган фаҗигале хәл күңелләрне тетрәндерде. Татарстан республикасы мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән әлеге коточкыч террорлык актта гомерләре өзелгәннәрнең туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашам.
Аллаһ Тәгалә әлеге сынауны узарга сабырлыгын бирсен. Авыр җәрәхәтләр алучыларның тизрәк савыгуын сорыйм! Аллаһы Тәгалә илләргә һәм милләтләргә авыр кайгы, әрнү китергән шундый фаҗигаләрдән Үзе сакласын!
Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе