Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында гает намазы укылды

05 июль 2016 ел 09:00

Бүген барлык мөселман дөньясы мәрхәмәтлелек, толерантлык, бердәмлек билгесе булган Ураза гаетен бәйрәм итә. Бу уңайдан республика мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре сөйләнде һәм гает намазлары укылды. Мәркәзебез Казанда төп чараны тарихи Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Бирегә иртәнге якта ук күпсанлы мөселманнар, башкала кунаклары һәм дин әһелләре җыелды. Бәйрәм чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Мөселманнар җыелган арада Коръән-хафизлар Изге Китап аятьләрен укыды. Таң белән мәчеттән Коръән аһәңе агылды. Аннары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөнбәрдән халыкны Ураза гаете белән котлады, ил һәм республика җитәкчелегеннән килеп ирешкән Ураза гаете уңаеннан юлланган котлау хатлары белән таныштырды һәм халыкка үзенең вәгазен ирештерде.

“Һәркайсыгызны мөкаддәс көн – Гает фитыр көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Әлхәмдүлилләһи, ай буенча ураза тоттык, тәравих намазларын укыдык, бер-беребезгә олуг хөрмәтне арттыручы, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытучы ифтар мәҗлесләрендә катнашып авыз ачтык, хәләл ризыклардан авыз иттек. Ифтар мәҗлесләрендә һәр көн Коръән Кәрим аятьләрен тыңлап, догалар ишетеп күңелләребезне тынычландырдык, иманнарыбызны ныгыттык. Ифтарларны уздырган бәндәләр белән бергә бик күпләрне дин юлына өндәдек.

Без бүген, Раббыбыз Аллаһны танып, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу, вәгазь, нәсыйхәт ишетү өчен мәчетләргә җыелдык. Мәчеттә вәгазьләр таш диварларга түгел, ә ихлас күңел белән тыңларга дип мәчетләргә килгән һәркем өчен сөйләнә. Матур итеп төзелгән мәчетләребездән өйләребезгә, гаиләләребезгә ислам нурын, дини тәрбия алып китәргә язсын. Шул ислам нурын һәм әхлагын югалтмыйча яшәргә насыйп итсен!” - дип сөйләде мөфти.

Бәйрәм вәгазендә мөфти хәзрәтләре әхлаклы, якыннарыбызга, бер-беребезгә карата итәгатьле, мәрхәмәтле булырга, динебез кушканча гомер итәргә, Аллаһка сыенып яшәргә чакырды. Вәгазе ахырында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны Ураза гаете белән котлап әйтте: “Рамазан башланыр алдыннан гына илебез, өммәтебез өчен сөенечле вакыйгаларда катнаштык. Болгар ислам академиясенә нигез салдык. Рамазан шәриф айларында республикабыз халкын җыеп 10 мең кешелек хәйрия мәҗлесе – республика ифтарын үткәрдек. Алга таба да Аллаһы Тәгалә Ватаныбыз, өммәтебез, динебез дип башкарган барлык эшләребезне  уң кылсын. Көннәр тыныч, күпмилләтле илебездә бәрәкәт булсын! Якыннарыбызның бәхетен, шатлыгын күреп яшәргә язсын! Бәйрәм рухы, нуры һәркайсыбызга барып ирешсен! Амин.”, -  дигән теләкләрен җиткерде.

Аннан соң мөселманнар, тәкъбир әйтеп, гает намазы укыды, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап, дога кылды. Шулай ук мөфти хәзрәтләре бәйрәм хөтбәсен - Аллаһны зурлаган сүзләрне җиткерде.

Бәйрәм намазында катнашучылар өчен мәчет ишегалдында  кайнар коймак белән чәй өстәле әзерләнгән иде.

Бәйрәм чарасыннан турыдан-туры трансляция “Татарстан - Яңа гасыр” каналында иртәнге сәгать 06.30дан алып барылды. Кабатлау 19.00дә, ә “ТНВ-Планета” телеканалында 16.00дә булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана