Чаллыда Ураза гаетен бәйрәм иттеләр

06 июль 2016 ел 10:14

Чаллыда быелгы Ураза бәйрәме дә бай эчтәлекле һәм актив узды. Халык иртәнге сәгать 6да ук намаз залларын тутырган иде. Тәүбә мәчетендә гает намазы ачык һавада укылды. Ә Җәмигъ, Нур-Ихлас, Ихлас  мәчетләрендә намаз залларына сыймаучылар өчен ишек алларына келәмнәр җәелде.    Мәчетләрдә гает чәйләре әзерләнде, Сөембикә, Ихлас, Чишмә, Туфан, Кәүсәр, Җәмигъ, Нур-Ихлас мәчетләрендә исә бәйрәмгә килүчеләргә  пылау да әзерләнде. Тәүбә, Нур-Ихлас мәчетләрендә балалар өчен атракционнар оештырылды.

Шәһәрдә Ураза бәйрәменең ничек узуы хакында  имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай диде: “Аллаһыга шөкер, иң озын көннәр булса да Рамазан ае җиңел үтеп китте – Аллаһы Тәгалә рәхмәтен иңдерде. Гаетләребезгә килүчеләр  елдан ел күбәя  - яңа кешеләрне, яшьләрне күрәбез.  Һәрбер мәчеттә гает коймагымы, пылаумы әзерләнде. Бу традицияне алга таба да дәвам итәчәкбез”, - дип белдерде хәзрәт.

Мөселманнарны гает бәйрәме белән котларга дип Нур-Ихлас мәчетенә шәһәр мэры Наил Гамбәр улы  Мәһдиев килде. Ул шулай ук  Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм итү буенча оештырылган Попечительләр Советы утырышында катнашты һәм алга таба аны җитәкләргә теләк белдерде. Совет утырышында шәһәр Җәмигъ мәчете төзелешенә өстәмә инвестицияләр җәлеп итү буенча фикер алышынды. Сөйләшүдә Диния нәзарәтенең “Вакф” фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин да катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана