Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә балалар өчен оештырылган Коръән өйрәнү курслар тәмамланды. Мәктәп яшенә дә җитмәгән бәләкәчләр Рамаза дәвамында укуларга йөрделәр.
Шушы вакыт эчендә һәр сабый Коръәннән унар сүрә ятлап өлгерде. Бу аларның әти--әниләре өчен дә, укытучылар, остаз-мөгаллимнәре өчен дә зур шатлык булды.
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов мөхтәсибәт исеменнән ул һәрбер балага бүләк тапшырды һәм әлеге изге эшкә мөнәсәбәте булган һәркемгә чиксез рәхмәт белдерде.