Иске Чүпрәле авылы мәчете имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Аббазов мәчет картлары белән берлектә Убидагы “Җылы йорт” социаль приютына сәдака –күчәнәчләр илттеләр. Әлеге гамәл мәчет тарафыннан соңгы елларда традиция буларак та дәвам итә.
Прютта тәрбияләнүчеләр янына бару гадәттә изге Рамазан аена туры килә. Бүгенге көндә анда 34 бала тәрбияләнә. Аларның күбесе Чүпрәледән булса, калганнары тирә күрше районнардан. Тәрбияләнүчеләрнең 10сы мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Яртысыннан артыгы бүгенге көндә Апастагы “Свияга” сәламәтләндерү лагерында ял итә.
Приютта балалар өчен барлык шартлар да тудырылган, уеннар бүлмәсе, басссейн да бар. Нәни балаларга ата-ана назын биредә тәрбиячеләр алмаштыра.
-Соңгы елларда приютка нәни балалар, 3 яшьтән алып, килә башлады. Башлап елыйлар, аннан өйрәнәләр әкренләп. Якыннары белән мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан күп эшләр алып барабыз, бәйрәмнәр оештырабыз. Әле Гаилә көненә дә әти-әниләр чакырылды. Күпчелек очракта балалар үз өйләренә кайта, шулай да ата-ана хокукыннан мәхрүм ителеп, башка гаиләләргә тәрбиягә тапшырылучылары да байтак,-ди приют директоры Алевтина Хәлилова.
Әйе, әти- әниләре исән булып та монда яшәргә мәҗбүр булган сабыйларны күреп йөрәк әрни. Әлбәттә, бирегә аларның берсе дә үз теләге белән килмәгән.
“Тормышларына аз гына булса да күңелле мизгелләр кертү максатын күздә тоттык без дә”, ди Әмир хәзрәт Аббазов. -Балалар бер гөнаһсыз сабыйлар, кызганыч әти-әниләренең ваемсызлыгы өчен алар түләргә мәҗбүр.
Балаларга исәнлек, тизрәк өйләренә кайтуларын, бәхетле булуларын теләп, тәмле күчтәнәчләр тараттылар алар. Бу көн балалар өчен зур бәйрәм булды. Күчтәнәчләр тутырылган пакетларны сүткәндә, шатлык хисләрен яшермәделәр алар. Бердәм булып татар һәм рус телләрендә “рәхмәт” сүзен дә әйтергә онытмадылар.