Индонезия делегациясе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек турында килеште

08 июль 2016 ел 15:35

Индонезия Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Мохамад Вахид Суприяди җитәкчелегендәге делегация киләчәктә Татарстан белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын белдерде. Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре мәсьәләләре буенча фикерләштеләр, дип хәбәр иттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Индонезия делегациясе составына тулы вәкаләтле министр, Индонезия Республикасының РФдәге илчелегенең мәгълүмат, мәдәният, социаль мәсьәләләр һәм мәгариф буенча киңәшчесе Дармаван Супарно, Индонезия Республикасының РФдәге илчелеге киңәшчесе Нанаг Фадиллах һәм Индонезия Республикасының РФдәге илчелегенең сәүдә мәсьәләләре буенча атташесы Херьоно Хади Прасетьо кергән. Аларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров каршы алган.

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чакыруы буенча делегация белән очрашуга РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм Парнерлык банкингы үзәге җитәкчеләре килде.

"Сезне республикабызда күрүебезгә бик шатбыз. Россия мөселманнары Индонезиядәге диндәшләребезгә хөрмәт белән карый. Сезнең визитыгыз безнең илләр мөселманнары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытачак кына", - дип сәламләде кунакларны Рөстәм хәзрәт.

Мохамад Вахид Суприяди Татарстан мөселманнарын 21-22 августта илчелек химаясында Мәскәүдә узачак фестивальдә катнашырга һәм Индонезиягә сәүдә күргәзмәсенә чакырды. Аның фикеренчә, ике ил мөселманнары арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм төрле өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашу өстенлек бурычларның берсе.

Татарстан ягы киләчәктә ике илнең хезмәттәшлек итү юнәлешләрен атады. Алар арасында - ислам банкингы, хәләл-продукцияне сертификацияләү, мөселман бизнес-бергәлеге белән хезмәттәшлек һ.б.

Индонезия кунаклары ислам дине буенча белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча кызыксынуларын белдерделәр. Билгеләп үтик, 6 елдан артык илләр магистр программалары өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек итә. Очрашуда квалификация күтәрү буенча кыска вакытлы курслар өлкәсендә хезмәттәшлекне башларга тәкъдим ителде.

(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе)http://tat.tatar-inform.ru/

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана