Актанышның МТС бистәсендә Гамбәрия мәчетенә ай куелды

11 июль 2016 ел 11:29
Актанышның МТС бистәсендә Гамбәрия мәчетенә ай куелды

Актанышта яшәүче мөселман халкы өчен 24 июнь көнне зур вакыйга булды. Изге Рамазан аенда МТС бистәсендә «Гамбәрия» мәчетенә ай кую чарасы узды. Аллаһ йорты агымдагы елның 9 сентябрендә файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Яңа мәчетнең манарасына аен күтәрү чарасына кунаклар да, авыл халкы да күпләп килгәннәр иде.

Төзелеш барышында Актанышның күп мөселманнары үз өлешен керттеләр. Мәчет төзелешен «Газстройсервис» җәмгыяте алып барды.  Иганәчелекнең иң зур өлешен Казан якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов күрсәтә. Аның сүзләренә караганда, әлеге ярдәм бары тик җирлектәге мөселман кардәшләргә мөмкинлектән чыгып булышлык итү өчен генә. «Актаныш һәрвакыт эштә дә, хезмәттә дә, рухи байлыкта да иң алда булсын идее», - дип ассызыклады Вәсим Вахитов. 

Быел изге Рамазан аенда гына районыбыз буенча икенче мәчеткә ай куелды, узган атнада Уръяды авылы халкы олы бәйрәмгә җыелган иде. Актаныш районы буенча барлыгы 47 мәчет исәпләнелә һәм 5 мәчет төзелә. 

Аллаһ йортларын яратучы, вакытларын мәчеттә үткәрүче бәндәләр кыямәт көнендә Аллаһының кунаклары булырлар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100