Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич мөфтияткә килде

21 июль 2016 ел 11:33
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич мөфтияткә килде

Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа бинасын һәм төзекләндерелгән Галиев мәчетен карады. Кунакны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев озата йөрде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакларны Галиев мәчете тарихы, биредә башкарылган төзекләндерү эшләре белән таныштырды.

Чарада шулай ук Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.

Тарихи мәчетне караганнан соң рәсми затлар һәм дин әһелләре катнашында киңәшмә уздырылды.  Әлеге киңәшмәдә республикадагы дини эшләр һәм Болгар ислам академиясе төзелеше хакында фикерләштеләр. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100