6 август көнне Апанай мәчете каршында балалар һәм олылар өчен мәхәллә бәйрәме узачак. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге, Апанай мәчете, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге, “Иске шәһәр” префектурасы һәм Хәләл индустриясенең Милли ассоциациясе (НАСИХ) оештыра.
Чара кысаларында балалар өчен төрле уеннар, кызыклы бәйгеләр, ярышлар үткәреләчәк. Танылган җыр-моң осталары мөнәҗәтләр башкарачак, каләм ияләре шигыйрьләр сөйлиячәк. Бәйрәм кысаларында Хәләл ризык җитештерүчеләренең ярминкәсе оештырылачак һәм халык һөнәрчелеге осталары мастер-класслар күрсәтәчәк.
Башлана сәгать 13:00дә.
Апанай мәчетенең адресы: Казан шәһәре, Каюм Насыри урамы, 27 йорт.
Һәркайсыгызны бәйрәмгә көтеп калабыз!