Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазыннан соң дүртенче мәртәбә уздырылган 10 мең кешелек "Республика ифтары" иганәчеләренә “Рәхмәт хаты” тапшырды.
Мөфти белән очрашуга "ИнтехБанк" идарә рәисе Марсель Зарипов, «Казань Строй Консорциум» җитәкчесе Дамир Сафин, "ТСК-ХОЛДИНГ" компания җитәкчесе Марат Галимуллин килде. Камил хәзрәт аларга хәйрия эшендә катнашулары өчен рәхмәтен белдерде һәм алга таба да хезмәттәшлек итәргә чакырды.