Бүген иртән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанда күренекле дин әһеле, шәех Баязит хәзрәт Хәйруллин исемендәге мәчет ачылышында катнашты.
Мәчет Маһачкала шәһәрендә шәехнең кабере яныннан 20 метр ераклыкта гына урнашкан.
Мәчет ачылышына кадәр Татарстан һәм Дагыстан дин әһелләре олуг остазлары рухына дога кылды.
Әлеге чарада Татарстаннан шулай ук мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, ТР МДН Голәмәләр шурасы әгъзасы Сәет хәзрәт Шәһабиев катнашты.