Мөфти Зәйнулла ишан мәчетендә узган галимнәр мәҗлесендә катнашты

01 август 2016 ел 15:23
Мөфти Зәйнулла  ишан мәчетендә узган галимнәр мәҗлесендә катнашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанда күренекле дин галиме Зәйнулла Рәсүлев мәчетен ачуда һәм шул уңайдан уздырылган дин галимнәре мәҗлесендә катнашты. Мөфти мәчетне ачу тантанасында канашучыларга Татарстан мөселманнарыннан сәлам җиткерде. Аннары шушы олуг чарага чакырган өчен Дагыстан мөфтиятенә рәхмәтен җиткерде.

“Бу чарага без шатланып килдек. Чөнки Зәйнулла хәзрәтне искә алу, аның исемендәге мәчет ачу зур мәртәбәле эш”, - диде мөфти. Аннары ул танылган дин әһеленең зирәклеген күрсәтә торган мисаллар китерде. Динебез үсешенә зур өлеш керткән Зәйнулла ишанны олылау, өйрәнү мөһимлеген ассызыклады.

Бүген иртән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанда күренекле дин әһеле, шәех Баязит хәзрәт Хәйруллин исемендәге мәчет ачылышында катнашты.

Голәмәләр мәҗлесеннән соң Татарстан делегациясенең Дербент шәһәренә баруы планлаштырылган. Биредә Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең сәхабәләре җирләнгән урыннарга зиярәт кылу көтелә.

***

Зәйнулла Рәсүлов 1833 елның 25 мартында Троицк өязе Туңгатар волосының Шәрип авылында (хәзерге (Башкортстанның Учалы районында) мулла гаиләсендә туып үсә.

Туган авылында мәдрәсәдә укый, унике яшеннән кантон үзәге - Малай Муйнак мәдрәсәсендә белем ала, аннары Якуп хәзрәт артыннан Ахун авылына күчеп, анда дин гыйлемен арттыра. 1851 елда Троицк шәһәре (хәзерге Чиләбе өлкәсендә) мәдрәсәсенә килеп урнаша, 1858 елда тиешле имтиханнарын тапшырып, Верхнеуральск өязенең Акхуҗа авылына (хәзер шул ук Учалы районында) имам-хатыйб булып кайта.

Шәкерт булган чорында суфичылык белән кызыксынып китә.  Истанбулда  Нәкъшбәндия тәрикате тәгълимәтен укытырга рөхсәт (иҗазнамә) ала.

1884 елда татар сәүдәгәре Сәйфулла Габбасов аны Троицк каласындагы 5нче мәчеткә икенче имам итеп чакыра. 1891 елны аңа мәчет каршындагы мәдрәсәне җитәкләргә тапшыралар. Ул биредә җәдитчә укыту тәртибен кертеп, Русиянең иң дәрәҗәле мөселман уку йортлары биеклегенә күтәрә. Мәдрәсә аның исеме белән «Рәсүлия» дип атала башлый.

1917 елның 2 февралендә вафат була. Ул Троицк шәһәренең татар зыяратында җирләнгән.

Аның улы Габдрахман Рәсүлев шулай ук күренекле дин әһеле, Үзәк диния нәзарәтендә мөфти. Оныгы Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев) — күренекле татар язучысы.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы