Бу көннәрдә Татарстан дин әһелләре делегациясе Дагыстанга эшлекле сәфәр кыла. Әлеге сәфәр кысаларында делегация вәкилләре Махачкаладагы мәчетләрне ачылышында, Голәмәләр мәҗлесендә катнашты. Әлеге чаралардан соң делегация Дербент шәһәрендәге ислам тарихы белән бәйле урыннарда булдылар. Аерым алганда, дин әһелләре Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең сәхабәләре җирләнгән урыннарга зиярәт кылдылар, догалар укыдылар.
Дагыстанның Дербент шәһәрендә Төньяк Кавказ мөселманнары кадерләп саклый торган зиратны Кырхляр дип атап йөртәләр. Әлеге исем төрки телдән “кырык” дип тәрҗемә ителә. Риваятьләргә караганда, биредә Төньяк Кавказда исламны тарату юлында һәлак булган 40 сәхабә күмелгән.
Бүген, 2 августта, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган дин әһелләре, шул исәптән татарстанлылар, Махачкалада үткәрелүче “Россия мөселманнарының традицион рухи мирасын торгызу: чакырулар, проблемалар һәм алгарышлар” дип аталган конференциядә катнаша.