Бүген ТР МДН дә яшь белгечләргә грант тапшыру буенча комиссия үз эшен башлап җибәрде. Комиссия яшь имамнар, мөгаллимнәр белән әңгәмә үткәреп 180 мең сум күләмендәге грант тапшыруны билгели.
Грантлар нәзарәтнең яшь белгечләренә мөселманнар өммәте өчен мөһим проектларны тормышка ашыру максатыннан бирелә.
Коммиссия 14 мөхтәсибәттән (Әгерҗе, Әлмәт, Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш, Мөслим, Нурлат, балык Бистәсе, Саба, Чирмешән, Чистай, Ютазы, Казанның Вахитов, Идел Буе районнары) 31 яшь белгечтән килеп ирешкән гаризаны карый.