Коръән-хафиз мөфти тулысынча укыган Коръән аудиодискы чыкты

04 август 2016 ел 09:00
Коръән-хафиз мөфти тулысынча укыган Коръән аудиодискы чыкты

“Хозур” нәшрият йорты “Азан” радиосы белән берлектә Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасын төгәлләде.  Язма өчен Изге Китапны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Бу  бик тә үзенчәлекле проект, чөнки ул  бүгенге көндә  Коръән тулысынча яздырылган һәм  Россиянең  хафиз-мөфтие укыган бердәнбер аудиокоръән булып тора.  

“Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин сүзләренә караганда, аудионы яздыру Бөтендөнья коръән-хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле  шәех Хәсән Хәдия күзәтчелегендә алып барылган. “Без әлеге эшнең мөһимлеген бик яхшы аңлыйбыз. Һәр язма җентекләп кабат-кабат  тикшерелде.  Аудиоязма һәр мөселманга файда китерер, мөгаллимнәргә эшләрендә ярдәмлек булыр, күңелләребезгә Коръән сүзләрен җиткерер”, - диде Ришат Хәмидуллин.

Аудио 2 дискта чыккан. http://huzurshop.ru/  интернет кибетеннән яки  Казанның  Париж Коммунасы урамында, 19 нчы йортта урнашкан кибеттән алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон : +7 (843) 2585201.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы