Мөселман яшьләре форумы делегатлары җыеннан соң да очрашуларын дәвам итәләр. Форум үтеп бер атна да узмады, алар кабат яңа чараларга җыелдылар. ТР МДН яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренә караганда, Марокко Корольлегеннән килгән хәдисләр белгече, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллалаһу гәләйһи вә сәлләм) оныгы Хәсән (Аллаһ аннан разый булсын) аша Рәсүлебезнең нәсел җебен дәвам итүче Габдрәхим шәйх Ләкрим чыгышы бик ошаган, шуңа күрә мөселман яшьләре алар белән Галиев мәчетендә дә очрашу оештырганнар.
Үткән ял көннәрендә исә яшьләр Зәңгәр күл буена сәяхәт иттеләр. Әлеге сәяхәт дәвамында алар форумны искә төшерделәр, алга таба тормышка ашырырга теләгән ниятләре хакында сөйләштеләр.
Мөселман яшьләре ТР МДН нә форумны оештырган өчен бик тә рәхмәтле.