Үткән атнада Азнакай района Әсәй авылы мәчете янәшәсендә мәчет яны курсларын үткәрү өчен бурадан яңа бина салына башлады. Биредә хатын-кызлар өчен намаз бүлмәсе һәм мәҗлесләр үткәрү залы да булачак, бинаның мәйданы 9*8 квадрат метр.
Үткән кыш айларында мәчетнең үзенә капиталь ремонт ясалган иде, анда зур намаз залы һәм ашарга пешерү бүлмәсе тәртипкә китерелде. Авыл имамы Рәфис хәзрәт Мөхәммәтов әйтүе буенча, яңа бина киләсе кышка хәтле сафка басачак.Әлеге олы эшне авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлар һәм иганәчеләр бергәләп башкара.