Апанай мәчете мәхәллә бәйрәме үткәрә

05 август 2016 ел 14:23
Апанай мәчете мәхәллә бәйрәме үткәрә

6 август көнне Апанай мәчете каршында балалар һәм олылар өчен Мәхәллә бәйрәме узачак.

Әлеге чарада балалар өчен төрле уеннар, кызыклы бәйгеләр, ярышлар үткәреләчәк. Танылган җыр-моң осталары мөнәҗәтләр башкарачак, каләм ияләре шигыйрьләр сөйлиячәк. Шулай ук  бәйрәмдә хәләл ярминкә оештырылачак. Хәләл ризык җитештерүчеләр үз товарларын тәкъдим итәчәк. Татып карау мөмкинлеге тудырылачак. Халык һөнәрчелеге осталары  мастер-класслар күрсәтәчәк.

Мәхәллә бәйрәмен оештыручылар: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге, Апанай мәчете, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге, “Иске шәһәр” префектурасы һәм Хәләл индустриясенең Милли ассоциациясе (НАСИХ).

Башлана сәгать 13:00дә.

Апанай мәчетенең адресы: Казан шәһәре, Каюм Насыри урамы, 27 йорт.

Һәркайсыгызны бәйрәмгә көтеп калабыз!
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы