“Зәкят” хәйрия фонды барлык битараф булмаганнарны “Зәкят - янгында зыян күрүчеләргә” акциясендә катнашырга чакыра. Бүгенге көндә фонд реестрында 2016 елда янгыннан зыян күреп, барлык мөлкәтләреннән мәхрүм калган 6 мохтаҗ гаилә исәпләнә. “Зәкят”кә ярдәм сорап Казанда, Питрәч районында һәм Чувашия Республикасында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән. Хәйрия фонды зыян күрүчеләр белән эшләү өчен махсус штаб булдыру һәм ярдәм җыю пункты ачу турында карар кылган.
Янгында зыян күрүчеләргә ярдәм итү мәсьәләсе беренчел һәм кискен рәвештә куелды, - дип белдерде “Зәкят” фонды директоры Ирек Җиһаншин. – Безгә аларны кирәк-ярак әйберләр, кием һәм ашау-эчү продукциясе белән булса да тәэмин итәсе иде.
Шул сәбәпле, Фонд барлык битараф булмаганнардан ярдәм кулын сузып, “Зәкят - янгында зыян күрүчеләргә” акциясендә катнашырга өнди. Теләгән кешеләр акчалата, балалар һәм олылар өчен киемнәр, ашамлыклар, өй кирәк-яраклары, җиһаз, торак белән булыша ала.
Ярдәм итү пункты “Зәкят” Фондында, Казан шәһәре, Тукай ур, 3 йорт адресы буенча урнашкан.