Бүген ТР МДН дә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров белән эшлекле очрашу уздырды.
Очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм коръәнхафиз Булат хәзрәт Мәрданов катнашты.
Дин әһелләре Аксубайда алып барылган дини эшчәнлек хакында сөйләштеләр. 8 августта Аксубайда казыйларның күчмә утырышы үткәрелә.