Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән мөселман дөньясы һиҗри елның Зөлкагъдә аена аяк басты. 2016 елда бу ай, Шәүвәл ае тәмамланганнан соң, 4 августта башланды. «Зөлкагъдә» сүзе гарәп теленнән «утраклык ае» дип тәрҗемә ителә. Ягъни борынгы күчмә кабиләләр бу чорда күченеп йөрүдән туктап торган, утрак тормыш алып барган.
Халыкта Зөлкагъдә ае турында мәгълүмат аз сыман тоела. Рамазан ае хакында мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре, хәтта үзләрен «атеист» дип атап саташучылар да белә. Бу айда ураза тотасы икәненнән дә күбебез хәбәрдар. Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтенә дучар булган кавемнәр сыман, «Ишеттек һәм буйсынмадык» дип яшәүне күркәмрәк күрәбез. Хаклыкта, мөселманнар «Ишеттек һәм буйсындык» принцибы белән яши.
Коръән-Кәримнең «Бәкара» сүрәсендә түбәндәге аят бар:
«Мөхәммәд Раббысыннан иңдерелгән Коръәннең һәр сүзенә ышанды һәм мөэминнәр дә ышандылар, алар һәммәсе Аллаһыга, Аның фәрештәләренә, китапларына, рәсүлләренә ышандылар, һәм: «Рәсүлләрнең берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына да бертигез ышанабыз», – диделәр. Һәм әйттеләр: «Без Аллаһ сүзләрен ишеттек һәм буйсындык, и Раббыбыз, ярлыкавыңны сорыйбыз, шуның өчен сүзләреңне ишетеп буйсынабыз һәм ахырда сиңа кайтабыз», – дип». («Әл-Бәкара /Сыер/», 2:285)
Аллаһы Тәгаләнең боерыгын ишетеп тә буйсынмаучылар булудан саклансак иде. Рамазан кебек шәрәфле ай турында белеп кенә түгел, безгә йөкләнелгән гамәлләрне камил рәвештә үтәсәк тә иде.
Рамазан ае турында хәбәрдар булучылар күп булса да, һиҗри елның башка айлары, аларның фазыйләтләре, кылынасы гамәл-гыйбадәтләре турында белүчеләр бермә-бер аз. Рәҗәб, Шәгъбан айлары, шул айлар эчендә булган Рәгаиб, Бәраәт кичәләре турында әле ишетеп белүчеләр очрый. Ә инде Зөлкагъдә ае бөтенләй дә игътибар читендә кала.
Сүз, әлбәттә, айларны изгеләштерү турында түгел. Хаклыкта, мөселманнар бары Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә буйсына һәм аңа гына гыйбадәт кыла. Әмма елның айларга бүленешен инкарь итү мөмкин түгел. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен гамәл-гыйбадәтләр кылудан баш тарту хата булыр.
Аллаһы Тәгаләнең Хәбибе Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм әйтте:
«Шәгъбан аеның беренче яртысы узса, шул төнне гыйбадәтләрегез белән җанландырыгыз. Бу көнне уразада үткәрегез. Чөнки кояш баю белән Аллаһы Тәгалә кешеләргә мөрәҗәгать итәр: «Миннән ярлыкау сораучы юкмы? Миннән ризык сораучы юкмы? Миннән сәламәтлек сораучы юкмы?» Һәм бу таң атканчы дәвам итәчәк».
Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм, мәсәлән, шәгъбан аеның 14-нән 15енә каршы кичә турында шулай аерып әйтә икән, без аның сүзенә итәгатьсезлек күрсәтә алмыйбыз.
Ел дәвамында аерым көннәрдә нәфел уразасын тотарга мөмкин булуын да беләбез. Анабыз Гайшә (радый Аллаһу гәнһә) риваят кыла: «Аллаһ Илчесе салләлаһү гәләйһи вә сәлләм дүшәмбе һәм пәнҗешәмбеләрдә ураза тотарга тырыша иде». Моның сәбәбен Әбү Хөрәйра аңлата: «Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм әйтте: «Адәм балаларының гамәлләре Аллаһы Тәгалә хозурына дүшәмбе һәм пәнҗешәмбеләрдә китерелә. Һәм мин гамәлләрем Раббым каршына китерелгәндә уразалы булырга телим».
Бу гамәлләрне бидгать, ягъни диндә булмаган, яңалык итеп кертелгән гамәлләрдән санаучылар, шуның белән мөэмин-мөселманнарның күңеленә шик салучылар, саваплы гамәлләрдән ваз кичтерүчеләр бар.
Барча бәндәләр арасыннан Аллаһы Тәгалә тарафыннан иң сөеклесе итеп сайланган Рәсүл Әкрам салләлаһү гәләйһи вә сәлләм кылган икән – хаклыкны белмәгән килеш кешене изгелектән калдыру ярармы?
Зөлкагьдә аена әйләнеп кайтсак, бу айга без белгән шәрәфле кичәләр туры килмәсә дә, шулай да Аллаһы Тәгалә Каләм-Шәрифтә аның турында аерым искәртеп үтә.
«Аллаһы Тәгалә хозурындагы Китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе – сугыш хәрам булган айлар: ягъни Рәҗәб, Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ошбу хөкемнәр – туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз вә барчагыз бер булып мөшрикләр белән сугышыгыз, бер-берегезгә ярдәмдә булыгыз, ташламагыз! Мөшрикләр сезнең белән барчасы бер булып сугышканнар кебек, һәм белегез, Аллаһ тәкъвалар белән бергә».
(«Тәүбә», 9:36)
Зөлкагъдә ае, аннан соң килүче Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары һәм өч шәрәфле айның беренчесе Рәҗәб ае хәрам айлардан атала. Бу вакытта сугышлар күчеп торган, алда әйтелгәнчә, кабиләләр утрак тормышка тукталып торган.
Без бүген дөнья куу белән мәшгульбез. Күбрәк акча эшләргә омтылабыз, югары үрләргә таба атлыйбыз, чабабыз һәм йөгерәбез. Инде иң югары кыяның иң биек ноктасына капчык-капчык мал белән менеп бассак та,туктый алмыйбыз. Күккә үк сикерә башлыйбыз. Аллаһы Тәгалә нәфесне шулай яраткан.
Нәфес хакында аерым әйтеп узу кирәктер. «Нәфес гаепле», – дип еш ишетү аркасында без нәфесне гел гөнаһка илтүче бер нәрсә итеп кабул итәбез. Чынлыкта, нәфесне «омтылыш» итеп кабул итү кирәк. Яшәргә, эшләргә, син җаваплы булган кешеләр өчен шартлар тудырырга һәм, әлбәттә, Җәннәткә омтылырга. Нәфес булмаса, бер агач күләгәсенә барып ятып, берни эшләмәс идек. Әмма нәфесне йөгәнли белү кирәк. Чөнки нәфеснең омтылышы чиктән ашып китәргә мөмкин. Нәфескә бирелеп, хәрам юлга басканыңны сизми дә каласың. Мал табуда, җәмгыятьтәге мөгамәләдә, хатын-кыз белән мөнәсәбәттә нәфескә хуҗа булмадың исә Җәһәннәмнең иң төбенә тәгәрәвеңне көт тә тор. Чөнки күңел болай да ашкынучан итеп яратылган, әле аңа Иблис ут өстәп тора. Шул уттан дөрес файдаланабыз икән – ашарга да пешерә, җылына да алабыз. Ялгыштыкмы – янып бетәчәкбез.
Зөлкагъдә аенда шул тынгысыз нәфесне бераз йөгәнләп торырга кирәк. Чөнки Рамазан аеннан алган тәэсирләр шул вакытта берникадәр сүлпәнәя.
Рамазан аенда дин тоту гаҗәеп җиңел тоела. Аеруча бу мөселманның беренче уразасы булса. Иртүк сәхәр ашап, көне буе ач торып, яман сүз-гамәлләрдән тыелып, шуның белән Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүеңне өмет итеп йөрү күңелгә аерым бер рәхәтлек бирә. Кардәшләрең белән бергә авыз ачу, соңыннан тәравих намазын уку да үсендереп җибәрә. Рамазанда иртәнге намазга тору да, тәһәҗҗүдләрне үтәү дә җиңелрәк. Шайтаннар богаулы. Калдырылган барлык фарызларыбыз өчен берәүне дә гаепле итеп калдыра алмыйбыз. Рамазан дәресләрен сеңдереп, Шәүвәлгә керәбез. Бәйрәм көннәре төгәлләнү белән алты көн ураза тотабыз – Пәйгамбәребезнең салләлаһү гәләйһи вә сәлләм сөннәтен үтибез, чөнки Аллаһы Тәгаләнең Расүле салләлаһү гәләйһи вә сәлләм әйтте:
«Кем Рамазан аенда күркәм рәвештә ураза тотып, шуннан соң Шәүвәл аенда алты көн уразасын тотса – шул Аллаһы Тәгалә каршында ел буе ураза тоткан кебек булыр».
Рамазанда алган тәэсирләр белән Шәүвәл ае үтеп китә. Алты көн ураза да тотабыз, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбеләрне дә уразада үткәрәбез, өстәмә гыйбадәтләр дә кылабыз. Әкренләп янәдән тормыш ыгы-зыгысына биреләбез. Башта нәфел-гыйбадәтләр кими. Соңрак иртәнге намазга тору авырлаша, төнге намаз җитәрәк йокы килә башлый... Менә шул мизгелдә бер туктап, сулыш алып, Рамазан дәресләрен хәтердә яңартып җибәрү өчен кулай Зөлкагъдә ае.
Тарихка игътибар итсәк, бу айда зур сугышлар да, ниндидер әһәмиятле вакыйгалар да булмаган диярлек. Димәк, безгә дә «дөньяны яулап алу» турында онытып торып, fхирәт хакында тагын бер кат уйлану өчен бик уңай мөмкинлек бу. Киләсе Рамазан ае әле ерак. Аңа тагын да камилләшеп, Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынаеп керү өчен бүген үк тырышырга кирәк.
Иң элек, фарыз гыйбадәтләребезне камилләштерик. Намазларыбызны вакытында иң күркәм рәвештә үтик. Калган намазларыбыз, уразаларыбыз, нәзерләребез, Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдәләребез бар икән – кичекмәстән бу бурычлардан котылыйк. Яхшылыклар үтәргә ашыгыйк. Сәдакалар бирик. Чынлыкта, бу дөнья, ничек кенә матур тыелса да,мәңгелек түгел. Бакыйлыкка күчкән мизгелдә заяга узган көннәребез өчен үкенерлек булмасын. Зикер-тәсбихләребезне арттырыйк. Аллаһы Тәгаләне олылап, вак кимчелекләребездән азат булыйк.
Зөлкагъдә аеннан соң киләчәк Зөлхиҗҗә аенда исә барыбызны да динебезнең күркәм бәйрәме – Корбан гаете һәм, әлбәттә, Хаҗ гыйбадәте көтә. Изге Мәккә-Мәдинә җирләренә барып, Ислам баганаларының берсе булган Хаҗ гамәлен кылырга әзерләнүче дин-кардәшләребезгә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, дип телик. Кылган гамәл-гыйбадәтләребез – Олы Хаҗ гамәлеме ул, әллә кечкенә генә бер яхшылыкмы – барчасы да Раббыбыз тарафыннан риясыз гамәлләрдән кабул кылынсын иде.
Вәгазь ТР МДН нең "Шура" дини альманахыннан алынды