Бүген сугыш хәрам булган Зөлкагъдә ае башланды

04 август 2016 ел 16:41
Бүген сугыш хәрам булган Зөлкагъдә ае башланды

Бүген, 4 августта,  мөселман дөньясы һиҗри елның Зөлкагъдә аена аяк басты. «Зөлкагъдә» сүзе гарәп теленнән «утраклык ае» дип тәрҗемә ителә. Ягъни борынгы күчмә кабиләләр бу чорда күченеп йөрүдән туктап торган, утрак тормыш алып барган.

Чөнки Аллаһы Тәгалә Каләм-Шәрифтә бу ай турында аерым искәрткән.

«Аллаһы Тәгалә хозурындагы Китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе – сугыш хәрам булган айлар: ягъни Рәҗәб, Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары».

(«Тәүбә», 9:36)

Зөлкагъдә ае, аннан соң килүче Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары һәм өч шәрәфле айның беренчесе Рәҗәб ае хәрам айлардан атала. Бу вакытта сугышлар туктатылып торган, алда әйтелгәнчә, кабиләләр утрак тормышка күчкән.

Иртәгә, җомга көнне, республикабыз мәчетләрендә имамнар җомга вәгазендә зөлкагъдә аеның сыйфатлары турында сөйләячәкләр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100