Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәрләре җитәкчеләре Ирек хәзрәт Җиһаншин белән берлектә балалар хосписында булдылар. Алар авыру балалар янына һәр атнада пәнҗешәмбе көнне баралар.
Ирек хәзрәт Аллаһы Тәгаләдән балалар өчен шифа сорап дога кылды. Шулай ук күчтәнәчләр өләштеләр.