Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылында мәчет ачылышында катнаша.
1996 елда авыл халкы иске йортны мәчет итеп файдалана башлаган. 2004 елда ул йортка ремонт ясатканнар. Биредә имамлык вазыйфаларын Фәрит хәрит Хөснетдинов 2005 елдан бирле башкара..
Президент карамагындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры, Яңа Арыш авылы җирлеге депутаты Нурия Хашимовага мәчет салуга ярдәм күрсәткән. Мәчет салу өчен ярдәм фонды оештырылган. 2014 елның 17 октябрендә мәчеткә нигез салынган, 2015 елның 15 июнендә мәчет бинасы төзелә башлаган.
Бүген анда беренче җомга намазы укылачак.