Президент туган авылда мәчет калыкты

05 август 2016 ел 13:23
Президент туган авылда мәчет калыкты

Бүген Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылында “Иман нуры” мәчете ачылды. Әлеге күңелле чарага күп сандагы дин әһелләре, мөхтәрәм кунаклар, җирлектә яшәүчеләр, иганәчеләр, танылган шәхесләр җыелды.

Район башлыгы Вәлиев Илһам Госман улы:   “20 гасыр башында ук мәчет барлыгы билгеле. Һәм инде менә 21 гасыр башында шушы Президент карамагындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры, Яңа Арыш авылы җирлеге депутаты Нурия Хашимова инициативасы һәм бик күпләрнең хәйрия ярдәме белән яңа мәчет ачабыз”, - дип, мәчетне салуга өлеш кертүчеләргә рәхмәтен белдерде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин динебезне үстерүгә һәм мәчет салуга салуга зур өлеш кертүчеләргә ТР МДН нең рәхмәт хатларын тапшырды.

Шулай ук җирлектә күп еллар имам булып эшләгән Хөснетдинов Фәрид хәзрәткә чапан бүләк итте.

Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең хәдисләрен әйтеп, мәчет салуның ни кадәр саваплы гамәл булуы хакында сөйләде.  “Пәйгамбәребез әйтә: “Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет корса, Аллаһ ул бәндәсенә шул мәчет мисалында җәннәттә йорт төзер”. Мәчет төзергә булышу, бу эшкә үз өлешеңне кертү бик тә саваплы гамәл. Безнең Коръәннән укыган һәр хәрефебез һәм яхшы гаммәлләребез өчен савап языла. Һәркайсыбызга сабыр, нык булып саваплы гамәлләр кылып яшәргә язсын!” – дип теләде мөфти.

Кеше мәрхүм булгач та, аңа догалар ирештерә торган гамәлләрнең бер, шулай ук мәчет салу. Пәйгамбәребез бу хакта үзенең хәдисендә әйткән: “Адәм баласы вафат булгач та аңа барып тора торган изгелекләр: калдырган гыйлеме, изге баласы, мирас иткән Коръән нөсхәсе, бина кылган мәчете, мөсафирлар өчен салдырган йорты, агызып калдырган елгасы, үзе сәламәт чакта малыннан чыгарган садакасы. Шушы нәрсәләрнең савабы үзе артыннан өзлексез барып торыр”. (Ибне Мәҗәһ).

Мөфти сәламеннән соң дин әһелләре – баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район мөхтәсибләре, имамнар барысы бергә тәкъбир әйтеп мәчет түренә уздылар һәм намаз укыдылар.

Аннары халык җомга намазына җыелды. Җомга намазын Җәлил хәзрәт алып барды һәм ул динебез кушканча яшәү фәзыйләтләрен аңлатып вәгазь дә сөйләде.  

Яңа Арыш  шәхесләре белән данлыклы. Алар арасында танылган авыл хуҗалыгы, мәдәният хезмәткәрләре, төгәл фәннәр докторлары бар. Шулай ук бу як халкы Яңа Арыш - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган авылы булу белән горурланалар.

Тарихына килсәк, шулай ук ул бик бай һәм гыйбрәтле. Бу җирлектәге мәчетләр, дин әһелләре тарихын чагылдырган язмадан күренгәнчә (авторы - Дамир Нәбиуллин), авылда мәчет 1680 елда төзелгән.  1907 елда исә авыл халкының икенче җәмигъ мәчете төзү турында гаризасы сакланган. Бу чорда авыл зурайган, ике мәхәллә булып, ике мәчет эшләп килгән. 

 Җәмигъ мәчете буларак төзелгән бина 1931 елда мәктәпкә бирелә. 1932 елда мәктәп башка бинага күчкәч, биредә клуб эшли башлый. 2002 елның җәендә янгын чыгып бу бина янып бетә. Икенче мәхәллә мәчете 1962-1963 нче елларда мәктәпкә хезмәткә өйрәтү мастерское итеп күчереп салына һәм 1974-1975 елларда сүтелеп мәктәпкә утын итеп ягыла.

     Авыл халкы элек-электән дин тоткан, бабаларыбыз юлыннан тайпылмаган. Яңа Арышның зур хөрмәткә ия кешеләреннән берсе – Үзбәк абый Мусин сөйләгәннәрдән: “Мин кечкенә вакытта әти-әниләрнең намазларын калдырмый укуларын хәтерлим. Авылның көньяк ягында тау башында ачык һавада җыелып гает намазы укуга мине дә алып бардылар. Җәй көне иде, халык бик күп. Шәфигулла абзый имамлык итеп алда басып укуы хәтердә калган. Бу 1955-1956 нчы еллар булгандыр”. Гает намазлары халыкны сыйдыра алырлык бина булмаганга шунда чыгып укылгандыр, күрәсең.

     1959 елдан авылда муллалык эше Хәйретдин мулланың улы Ибраһим абзый тарафынан башкарылган. Күзләре сукыраеп, сәламәтлеге нык какшагач ул бу эшне гарәпчә укый белүче Сибгатуллин Сөләйман абыйга тапшыра.

     “Динне каты кыскан вакытларда да авылыбызда картлар җыелышып җомга намазларын үтәргә җай табалар иде. Башта аскы урамда Кәримова Әсхәпҗамал түтиләргә җыелып, соңрак исә Мингалиев Минехан абыйларда укыдылар”, - дип яза авыл тарихын өйрәнгән Дамир Нәбиуллин.

     Ә инде 1990 елда күмәк хуҗалык һәм авыл Советы яңа төзелгән бинага күчкәч, авыл картлары 9 май көнне элеккеге бушап калган бинаны мәчет өчен сорап алалар. Шуннан соң анда һәр җомганы һәм гает көннәрендә намазлар укыла башлый. Имам-хатиб хезмәтен Сибгатуллин Сөләйман абый башкара башлый.    

Бер үк вакытта халыкны ислам диненә тарту, фарыз гамәлләрне тиешенчә үтәргә өйрәтү, агарту эшләре дә дәвам итә. 1991 елның җәендә авыл Мәдәният йортына Казан шәһәреннән Кабан арты мәчете имам-хатибы Исхак хәзрәт Лотфуллинны алып кайтып авыл халкына ислам дине нигезләре, намаз уку тәртибе һәм башка мәсьәләләр буенча укыту үткәрелә. Бер уңайдан мәчет өчен җылыту торбаларын да нәкъ менә Исхак хәзрәт бирүен дә әйтеп китәргә кирәк.

     Ниһаять, мәчетне ачу тантанасы килеп җитә. Ул 1991 елның 22 ноябренә, җомга көнгә билгеләнә. Тантанага авыл халкы, күрше авыллардан мәчет картлары килә. Дәрәҗәле кунак буларак Казан шәһәреннән илебезнең Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, Татарстан җөмһүрияте һәм Идел буе өлкәләренең баш мөхтәсибе Саматов Габделхак хәзрәт чакырыла. Ул үтемле вәгазь сөйли, авыл халкының исламга кайтуына чын күңелдән сөенечен белдерә.

     Мәчеткә бу чорда җомга намазларына йөрүчеләр 20 дән артып китә. 1993 елда мәчет бинасы газ ягып җылытуга күчерелә.

     Мәчет бинасы 1975 елда авыл Советы һәм медицина пункты буларак төзелгән щитлы фин йорты иде. Бина искерү сәбәпле, 2008-2009 елларда анда ремонт эшләре үткәрелә. Җылылык саклау мәсьәләсе авыр булганга, 2010 елның җәендә фундаментны җылыту эшләре эшләнде. Шуннан соң бинаны кирпеч белән төреп алыргамы әллә яңа мәчет бинасы төзергә алынып караргамы дигән сорау килеп баса. Мәхәллә картлары, авылның ихтирамлы кешеләре киңәшеп яңа мәчет төзергә дигән фикерне хуплыйлар. Гает намазларында бу турыда җыелган авыл халкына да җиткерелә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән бу эшне район Советына депутат, Татарстан Президенты каршындагы мәдәнияткә булышу фондының башкарма директоры якташыбыз Һашимова Нурия Миннәхмәт кызы күтәреп ала. Авылдашлар, иганәчеләр ярдәме белән мәчет бинасы калыкты, манарага ай куелды.

     1990 елдан алып 1999 елга кадәр Сибгатуллин Сөләйман Сибгатулла улы мулла була. Аның вафатыннан соң 2008 елга кадәр Сибгатуллин Фәрхулла абый мулла булды. Ә инде 2008 елдан хәзергә кадәр имам-хатиб вазифасын Хөснетдинов Фәрид Исмәгыйль улы башкара, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан бирелгән шәһадәтнамә нигезендә эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы