Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Коръәнне ятлау буенча яңа факультет ачыла.
Әлеге яңа факультетта Изге Коръәнне тулысынча яттан белүче белгечләрне әзерләргә ниятлиләр. Алар шулай ук башка дини фәннәрнене дә үзләштерәчәк. Мәсәлән, гарәп телен, ислам һәм гыйбадәт кылу нигезләрен, тәфсирне, имам вазыйфаларын өйрәнәчәкләр.
Укырга егетләр, кызлар 14 яшьтән алып кабул ителә. 9 нчы яки 11 сыйныфтан соң белем алырга килергә мөмкин.
Уку вакыты 3 ел. Укуны тәмамлаучыларга хафиз дипломы бирелә һәм аерым тырышлык куйганнар иҗазәт тә ала ала.
Мәдрәсәнең кабул итү бүлеге адресы: 420021 г. Казан, Тукай ур, 34 Телефон: 293-17-06, 292-60-67.