Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде

06 август 2016 ел 16:13
Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 21 ел динебезгә хезмәт куючы Спасс районы имам-мөхтәсибе  Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйровны “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән бүләкләде. Мөфти медальне имам-мөхтәсибкә 60 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада Болгарда тапшырды.

“Халкыбызга хезмәт өчен” медале милләтебез һәм динебез үсеше өчен кылынган олуг хезмәтләрне зурлап бирелә. Камил хәзрәт Фәрхәт хәзрәтнең җирлектә  зур дини эшчәнлек алып баруын, киләсе буыннарга дини гыйлем бирүдә тырышлык куюын ассызыклады. Бүгенге көндә Спасс районында 13 мәчет эшләп килә. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, дөньякүләмендә билгеле Болгар тыюлыгы һәм "Ак мәчет" тә биредә урнашкан. Шуңа күрә дә динебездәге бик күп инициативалар бу җирлектән башлангыч ала, яки бу урыннарда тәкъдим ителә.

Фәрхәт хәзрәт үз чиратында, мөфтигә һәр эштә теләктәшлек белдерүенә рәхмәт әйтте.

Тантаналы чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, БТКның Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, имам-мөхтәсибләр һәм башкалар катнашты. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100