Бүген Әлмәт районының Елховой авылы күп сандагы кунакларны күркәм бәйрәмгә җыйды. Биредә тарихи мәчеткә 135 ел тулуны билгеләп уздылар. Авыл бәйрәмендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, әлеге авылда туып-үскән тарихчы Вахит Низамов, мәчет имамы Искәндәр хәзрәт Фәсхетдинов һәм башка дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Бәйрәм авылга нурлы бер аһәң таратып Коръән укудан башланды. Бәйрәмгә җыелучыларга мөфти үзенең нәсихәтен җиткерде. Ул Пәйгамбәребезнең хәдисләрен искә төшереп яшьлекнең, сәламәтлекнең, байлыкның, вакытның кадерен белергә чакырды. "Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтә: “Сезгә биш нәрсә килгәнче, биш нәрсәне кулланып калыгыз: картлык килгәнче яшьлекне кулланып калыгыз, чөнки кешенең тормышы яшьлектән башлана. Саулык-сәламәтлегегезне авыру килгәнче кулланып калыгыз. Фәкыйрьлек килгәнче байлыгыгызны кулланып калыгыз. Вакытны алучы шөгыль килеп чыкканчы вакытны файдалы итеп кулланып калыгыз. Әҗәл килгәнче яшәешегезне кулланып калыгыз”,- диде ул.
Аннары мөфти вакыт мөһимлегенә игътибар юнәлтте. "Болар барысы да вакыт белән бәйле. Ә без вакыт кадерен беләбезме соң? Әйтик, очрашуга кеше ярты сәгатькә соңга кала икән, ул синең ярты сәгать вакытыңны урлаган дигән сүз. Ә ул аны кире кайтарып бирә аламы? Юк. Башка әйбереңне алса кайтарып бирергә мөмкин әле. Вакытны кире кайтару мөмкин түгел. Ярты сәгатьтә әллә ничә Коръән сүрәсен укырга була. Әгәр дә көнгә биш бит укысак, елга Изге китапны 3 мәртәбә укып чыгалар. Вакытыбызны юкка сарыф итмик, файдалы һәм саваплы гамәлләр кылып үткәрик", - дип теләде.
Мөфти шулай ук динебез дип тырышучыларны билгеләп узды, нәзарәтнең рәхмәт хатларын тапшырды. Ә мәчет имамы Искәндәр хәзрәт Фәсхетдиновка чапан бүләк итте.
Район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт авыл халкын бәйрәм белән котлады. Аннары җирлектә яшәүче балалар кунакларга үзләренең дини гыйлемнәрен күрсәттеләр, дини һәм милли чыгышлар ясадылар.
Тарихка күз салсак, Елховой авылының барлыгын раслаучы беренче документлар 1748 елга карый. Кайбер мәгълүматлар буенча ул башта Иске Баргаҗ дип аталган. Авыл елга буендагы болынлыкта урнашып, тирә-ягын зирек куаклары үскән калкулыклар уратып алган булган. Шуңа да авылны җир үлчәүче урыслар Ольхово дип йөртә башлап, атама тиз арада татарлашып авылга ябышып та кала. Шулай итеп, Елховой авылы 1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязенә карый. 18 нче гасыр урталарына кадәр Елховой базары тирә-як авыллары арасында дан казана.
Мәчет имамы Искәндәр хәзрәт сөйләвенә караганда, авыл районда динле булуы белән аерылып тора. Авыл кешеләре ислам кыйммәтләрен, рухи мирасыбызны саклап яшиләр. Мәчет каршында мәдрәсә эшләп килә, анда 60тан артык шәкерт укый. Мәчет янында гына музей-китапханә урнашкан.
Бәйрәм барча халыкның бергәләр Аллаһы Тәгаләдән тынычлык, бәрәкәт сорап дога кылуы белән тәмамланды.