Бүген, 8 августта Аксубайда ТР МДН Казыйлар шурасының күчмә утырышы үткәрелә. Аннан алдагылары февраль аенда - Ютазыда, апрельдә Тәтештә узган иде. Бу юлы казыйлар нинди мәсьәләләрне караячак, Аксубай мөселманнары нинди гамьнәр белән яшәп ята –көньяк төбәк казые, Аксубай районы мөхтәсибе, район җамигъ мәчетенең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров белән без шулар хакында сөйләштек.
- Казыятның күчмә утырышлары безнең өчен генә түгел, бөтен Россия күләмендәге зур яңалык булды ул. Төбәк халкының нинди проблемалары бар, имамнар эшләрен ничек алып бара – казыйлар моны үз күзләре белән күрә. Казый хөкеме кирәк булса, мөселманнар турыдан-туры аларга мөрәҗәгать итә ала. Аннары бу утырышлар тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да булып тора. Төбәктәге эшчәнлекне күрәсең, бер-берең белән аралашасың, фикер алышасың. Аксубайдагы очрашуыбыз да эшлекле, файдалы узар дип өметләнәм. Анда Татарстаныбызның 9 казые, төбәктәге мөхтәсибләр, мәдрәсә ректорлары катнашачак. Халык белән очрашып, аларның сорауларына җаваплар бирербез, кунакларның вәгазьләрен, чыгышларын тыңларбыз, хакимият вәкилләре белән очрашып сөйләшербез, иншаллаһ. Төбәк мөхтәсибләре эшне ничек алып бара, нинди мәшәкатьләре бар – казыйлар алдында алар шул хакта хисап тотачак.
- Хәзрәт, көньяк төбәге казые (Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат,Спас районнары керә) вазыйфаларына алынуыгызга да бер ел тулып килә. Казый буларак халыкның Сезгә нинди сораулары, үтенечләре бар?
- Гаиләдә килеп чыккан низаглар буенча күбесенчә хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Шундый ваемсыз ир-атлар бар - гаиләсен ташлап китә, телефоннарын алыштыра, хат язарга адресын да бирми. Яисә, экстремистик агымга кушылып, кирәкмәгән юлга кереп китә, дистә елга төрмәгә утыртып куялар үзен. Мескен хатыны балалары белән кая барырга белми, ир дә юк, талак та юк. Монда казыятның шәригатькә нигезләнеп билгеләнгән кагыйдәләре бар. Без инде үзара да, баш казый Җәлил хәзрәт белән дә киңәшләшәбез, һәркайсыбыз үз сүзен әйтеп чыккач, уртак бер фикергә килеп, ярдәм итәргә тырышабыз. Талак кылынгач, хатын-кыз азат була.
Шулай ук районнарның мөхтәсибләре эшчәнлегендә ярдәм итү, нәзарәтнең фәрманнарын җиткерү дә казыйлар өстендә. Мәхәлләләрдә берәр төрле мөшкел хәл килеп чыкса, аны өйрәнеп, чишү юлларын табуда ярдәм итү дә безнең эшчәнлеккә керә.
- Нинди мөшкел хәл килеп чыгарга мөмкин, мәсәлән?
- Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Мәхәллә кешеләре үзара ызгышырга, имам белән мәхәллә арасында аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Шундый хәлләрдә уңай чишелешне табуда безнең ярдәм кирәк. Казыйның эше катлаулы да, җаваплы да, һәр хөкем өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәсе бит. Шуңа күрә ике якны да тыңлап, Аллаһы Тәгаләне, Кыямәт көнен исләренә төшереп, нәсыйхәт кылып, килештерергә тырышабыз. Без хөкем чыгаручылар түгел, зиндан да юк, камчы да юк безнең кулда...
- Сез мөхтәсиб булып хезмәт иткән Аксубай районында бик дини халык яши, андый хәлләр сирәк күренештер ..
- Әлхәмдүлилләһ! Бездә 28 мәчет, Кызыл тау, Яңа Ибрай, Иске Ибрай авылларында 3 мәдрәсә эшләп тора. Районның 15 ләп мәчетендә якшәмбе укулары бара, 21 мөгаллимебез аттестация үтте. Имамнарыбыз да гыйлемле – 14 е мәдрәсә тәмамлаган. Яшьләребез дә бар, Аллаһка шөкер. Зур авылларда, мәсәлән, Иске Ибрайдагы 4 мәчетнең 2 сендә япь-яшь имам эшли. Гомумән алганда, имамнарның күбесе шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган, белемле 50-60 яшьлек ир-атлар.
Мин биредә 1997 елдан бирле мөхтәсиб булып эшлим, җамигъ мәчеттә дә имам булып торам. Чагыштырып караган вакытта шуны әйтә алам - халыкның дингә тартылуы елдан-ел арта, ә мәчеткә йөри торган халык яшәрә бара. Ун ел элек җамигъ мәчеткә җомгага килүчеләр саны 25-30 булса, хәзер 80 дә, 90 да була. Бигрәк тә гаилә корган, бала үстерә торган 30-40 яшьлек ир-атлар йөри. Җәмгыятьнең шушы катлавында дингә караш уңай якка үзгәрә, бу бик куанычлы.
Әле беркөнне генә “Ватаным Татарстан”нан укып утырдым, хәмер иң аз сатыла торган районнарның берсе икән безнең Аксубай. Чынлап та, исерек килеш урам буйлап йөрүчеләр юк инде хәзер. Халык дин тотып, кыйбласын дөресләп яшәргә омтыла, гыйлемгә тартылу көчәйде. Мәдрәсәләрдә укучылар байтак.
- Монда, һичшиксез, муллаларның да өлеше бар. Әмма интернет челтәрендә, дин әһелләренең белемнәре сай, заманча фикерләмиләр, шуңа күрә яшьләр аларга иярмичә, төрле экстремистик агымнарга кереп китә, дигән фикерләр очрый...
- 20-25 шәр ел эшләгән имамнарыбыз бар, барысы да тырыша, гамәл кыла, нәсыйхәтли. Гыйлеме тирән булмаганының да халык арасында абруе зур, чөнки ул әдәпле-әхлаклы, йомшак сүзе белән халыкны үз артыннан ияртә. Сез әйткән нәрсәне имамнар өстенә генә аударырга ярамый. Кыек юлга кереп китүчеләр зур-зур галимнәрне дә тыңлап тормый бит алар. Миңа калса, кешенең йөрәгенә шундый чир, бозыклык үтеп керсә, Аллаһ сакласын, күңеленә хуш килгәнне генә эзләп йөри инде ул.
Халыкны тәрбияләүдә, туры юлны күрсәтүдә төпле белем дә, борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәтләребезне белү дә бик кирәк. Аксубай татарлары тирә-як татар авылларыннан күченеп утырганнар, безнең аксакалларыбыз үз якларының иң матур гореф-гадәтләрен алып килгәннәр бирегә. Берәр җиргә сәфәргә чыгып китсәм дә, эшне аларга ышанып калдырам, һәрнәрсәнең тәртибен, җаен беләләр.
Буыннар чылбыры өзелмәсен, дип хәлебездән килгәнчә балаларны да мәчеткә җәлеп итәргә тырышабыз. Мәхәллә халкы, җитәкчеләр бергә җыелып, бүләкләрен әзерләп, аттракционнар оештырып, балалар өчен матур дини бәйрәмнәр дә үткәрәбез, лагерьларын да оештырабыз, дин сабакларын да укытабыз. Кыяр-кыймас кына мәчет ишеген ачып кергән балалар соңыннан мәдрәсәләрдә укып кайталар.
Безнең Аксубайга гына хас булган бер проектыбыз турында да әйтәсем килә. Районыбызның Иске Ибрай авылында алты ел инде fm ешлыкта радио эшли. Заманында, чыбыклы радиолар беткәч, авыллар ятим калган кебек булды. Авыл халкы үз акчасына станцияләрен алып, антенналарын торгызып, радио эшләтеп җибәрдек, бу эштә минем әтием башлап йөрде. Вәгазьләр, бигрәк тә “Хозур” нәшриятында чыккан вәгазьләрне сөйләтәбез. “Азан” радиосын интернет аша тоташтырып, халыкка тыңлатабыз. Иске Ибрайдан күреп кызыгып, Кызыл Тау авылы имамы да оештырды бу эшне.
Мөхтәсибәттә ислам динен таратуда, халыкны тәрбияләүдә киңкырлы эш алып барыла. Һәр башлангычыбызда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ярдәмен тоябыз, Аллаһының рәхмәтләре яусын! Анда эшчәнлек бер системага салынган, төрле бүлекләр – барысы да үз юнәлешләре буенча безгә ярдәм итәләр, кирәк булса өйрәтәләр. Шулай ук район хакимияте дә безгә ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзер тора. Хакимият башлыгы Камил Гилманов үзе җомгасын калдырмый, бу да Аксубайның күркәм бер үзенчәлегедер, мөгаен.
Әңгәмәдәш – Нәүбәһар Кәбирова