Мөслим мөхтәсибәте акция игълан итә - "Кәгазьгә икенче тормыш бүләк ит".
ТР МДН рамазан аенда “Ак кәгазьгә – яңа сулыш!” акциясен уздырган иде. Бу чарадан соң шәһәр халкыннан күп шалтыратулар кабул ителде, шул сәбәпле, әлеге акция кабат уздырыла. Хәзер ул шәһәр генә түгел республика күләмендә оештырыла. Мөхтәсибәтләр дә бик теләп кушылдылар.