Бүген нәзарәтнең яңа бинасында беренче мәртәбә ТР МДН нең пленумы уза. Пленумга кадәр Президиум утырышы үткәрелде. Утырыш һәм пленум Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә бара.
Пленумда Перезидиум әгъзалары, казыйлар, Голәмәләр шурасы вәкилләре, дини уку йортлары җитәкчеләре һәм республика имам-мөхтәсибләре катнаша.
Пленум агымдагы дини эшләрне барлау, мәсьәләләрне тикшерү һәм алдагы айларга план кору ниятеннән елга берничә мәртәбә уздырыла. Узганы апрель аенда үткән иде.