Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр “Коръән нуры” феноменын өйрәнүче фәнни-тикшерү үзәгенең фәнни җитәкчесе Төхфәтуллин Рөстәм белән очрашты. Кунак Уфа шәһәреннән килде. Әлеге үзәккә Изге китапны фәнни күзлектән карап өйрәнүче белгечләр тупланган.
“Нур” үзәге нәзарәткә Коръәннең татарча нөсхәсен әзерләүдә ярдәм тәкъдим итте.