ТР МДН тарафыннан Коръәннең татарча нөсхәсен әзерләү дәвам итә. Бүген Галиев мәчетендә әлеге тәрҗемәне әзерләүче эшче төркемнең чираттагы очрашуы үткәрелде.
Эшче төркем дин әһелләре, белгечләр, тел галимнәреннән тора. Төркемне нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, казый, “Котдус” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җитәкли.
Тәрҗемә эше “Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең 2015-2016 елларга чаралар планы кысаларында тормышка ашырыла.