Татарстан мөфтие Ижауда төзелгән җәмигъ мәчете ачылышында катнашты

10 август 2016 ел 14:11
Татарстан мөфтие Ижауда төзелгән җәмигъ мәчете ачылышында катнашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Удмуртия башкаласы  Ижауда төзелгән җәмигъ мәчете ачылышын катнашты. Әлеге күркәм чара Удмуртия башлыгы  Александр Соловьев һәм Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Удмуртия мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәдшин, яңа мәчетнең имам-хатыйбы  Нәгыйм хәзрәт Каюмов һәм башка күп сандагы дин әһелләре катнашында узды. Алар арсында Удмуртиягә якын Татарстан районнары имамнары да бар иде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ижаулыларны яңа, зур һәм матур мәчетле булулары белән котлады. Шәһәр үсешенә мөселманнарның зур өлеш кертүен билгеләп узды, иманлы булып  бәрәкәтле һәм тыныч тормышта яшәүне теләде.

Мәчет ачылышында республика башлыгы Ижау мөселманнарына мәчет төзегәндә бик күп оештыру мәсьәләләрен чишәргә, тырышлык куярга туры килүе хакында сөйләде. “Үзәк мәчет төзелеше үрнәгендә без тагын бер мәртәбә инандык: кем үз дигәнендә нык торып һәм белеп максатын тормышка ашырырга тырыша – уңышка ирешә.  Мин монда июньнең соңгы атнасында булган идем, шуннан соң да әле бик күп эшләр башкарылган”, - диде ул. Шулай ук Александр Соловьев Удмуртиянең төныч төбәк булып, төрле конфессия һәм милләт вәкилләренең үзара дустанә тормыш алып баруларын ассызыклады.

Рәсми чыгышлардан соң мөселманнар мәчет түренә үттеләр һәм намаз укыдылар.

Үткән гасырның 90нчы елларында Удмуртия башкаласында бары бер мәчет калган була. Мөселманнар саны арту башка иман йортларына ихтыяҗ зурлыгын ачык күрсәтә. Иске мәчет белән генә чикләнү мөмкин түгел иде.  2001 елда республика мөселманнары  шәһәр үзәгендә мәчет төзү өчен җир алуга ирешәләр. Аннары  мәчет проектына конкурс игълан ителә. Әлеге конкурста  4 проект төзүче институт катнаша. Барлык проектлар ислам кануннарына туры килү-килмәүгә тикшерү уза. Аннары 2003 елда  мәчет нигезе салына.

Төзелеш 110 миллион сумга төшә. Әлеге акчаның яртысыннан күбрәге  төрле оешмалардан керә, 42 миллионы мәхәллә халкыннан җыела. Татарстан Президентының  да бу изге  эшкә үз өлеше бар- мәчет төзелешенә 2,5  миллион сум кертә.

Алга таба мәчет янын тагын да ямьләргә һәм фонтанлы сквер төзергә ниятлиләр. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы