ТР МДН пленумында Ринат Закиров катнаша

11 август 2016 ел 10:21
ТР МДН пленумында Ринат Закиров катнаша

Бүген иртән ТР МДН нең Президиум утырышы үткәрелде, аннары дин әһелләре пленумга җыелды. Җыелыш Изге Коръән аятьләрен укудан башланды.

Татарстан мөфтие мөхтәрәм дин эшлеклеләренә нәзарәт бүләкләрен тапшыргач, пленум кунагы – Бөтендөнья татар конгрессы рәисе  Ринат Закировка сүз бирде. Ринат Зиннур ул Россия һәм Татарстан мөселманнарына кагылышлы вбүгенге вәзгыять турында сөйләде, милләтне саклауда диннең ролен ассызыклады. Туган телебезне саклауда да дин әһелләренең  өлеш кертүен билгеләп узды.

Пленумда  җомга вәгазьләрен татарча алып барырга дигән тәкъдимнәр яңгырады. Мөфти бу мәсьәләне тавышка куйды, бар имамнар бертавыштан хуплады.

Мәгълүм булганча, бүген нәзарәтнең яңа бинасында беренче мәртәбә ТР МДН нең пленумы уза. Пленумга кадар Президиум утырышы үткәрелә. Утырыш һәм пленум Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә бара. Пленумда Перезидиум әгъзалары, казыйлар, Голәмәләр шурасы вәкилләре, дини уку йортлары җитәкчеләре һәм республика имам-мөхтәсибләре катнаша.

Пленум агымдагы дини эшләрне барлау, мәсьәләләрне тикшерү  һәм алдагы айларга план кору ниятеннән елга берничә мәртәбә уздырыла. Узганы апрель аенда үткән иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100