Бүген Татарстан имамнары ТР МДН пленумында бертавыштан республикадагы барлык мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татар телендә укырга дигән карарны кабул итте. Чарадан соң Камил хәзрәт журналистлар белән аралашты.
“Без бүген җомга вәгазен татар телендә сөйләү турындагы тәкъдимне уртага салып сөйләшергә уйлаган идек. Ә тәкъдимне имамнар бертавыштан күтәреп алдылар һәм тавыш бирделәр. Бу карар бүгеннән гамәлгә керә. Мәчетләребездә махсус татар теле дәресләре үткәреләчәк. Җомга вәгазьләре алдан басыла, шуңа күрә аны татарча сөйләргә әзерләнергә була. Җыелышыбызда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров та катнашты. Ул да туган телебезне саклауда мәчетләребезнең, дин әһелләренең өлеше мөһим булуны билгеләп узды”, - дип сөйләде ул. Белгәнебезчә, нәзарәтнең кварталга бер чыгучы “Шура” дини альманахында алдагы 3 айда сөйләнечәк җомга вәгазьләре урын ала.
Җыелышта Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров конгресс тарафыннан оештырылган дини чараларга тукталды. Аерым алганда ул, ел саен уздырылып килүче татар дин әһелләре форумы хакында сөйләде. Әлеге чарада катнашырга теләүчеләрнең елдан-ел артуын билгеләп узды. “Дин өлкәсендәге уңышлар барыбызны да шатландыра. Менә бүген биредә утыручы имамнар - Татарстанда дин өлкәсендәге вәзгыятьне билгеләүчеләр, сезгә карап торабыз. Бездә дини эшләрне алып бара торган нәзарәттән дә югарырак бүтән дини орган юк. Диндәге милләттәшләребез милли рухта була икән, милләтебез сакланачак. Чөнки дин һәр өйдә, дин әһелләре ярдәмендә телебезне дә, милләтебезне дә саклый алабыз. Татарстанда да, чит илләрдә дә дини милләттәшләребез бердәмлеге татар мохитен барлыкка китерә. Мәчетләребездә татар телендә сөйләшү, аралашу, вәгазьләр сөйләү дә татарлык мохитен күрсәтә”, - дип сөйләде ул.
Пленум утырышында республика күләмендә җомга вәгазьләрен татар телендә генә сөйләү хакында карар кабул итү иң дулкынландыргыч мизгел булды дип әйтергә мөмкин. Татарча сөйләүне хуплаган фикерләрен җиткергәннән соң, бар имамнар да карарны бердәм кабул итте.
Бу уңайдан кайбер хәзрәтләребезнең фикерләре белән таныштырып үтәбез:
Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов:
Бер генә илдә дә мәчеткә кергәч миңа татарча вәгазь укымаячаклар. Безнең милли горурлыгыбыз да булырга тиеш, үз телебезне белергә кирәк. Әйтик, әгәр кеше татар телен өйрәнсә, аның үзенә дә яхшы бит. Татар телен белгән кеше, тагын 9-10 төрки телне аңлый дигән сүз. Шунысы бар, руслар әле аңларга тырыша ул, ә менә татарча белми торган татар балалары белән авыррак.
Кукмара мәдәрәсе җитәкчесе Ришат хәзрәт Курамшин:
Яшь татар мөселманнары телне бик начар белә. Әти-әниләре рус телле булса, бигрәк тә. Чөнки аралашу юк. Татар телебезне үстерү, торгызу өчен вәгазьләрне мәчеттә татарча гына уку кирәк.
“Ак мәчет” мәдрәсәсе җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев:
Вәгазьнең темасын гына бер-ике җөмлә белән русча әйтеп үтәргә дә татарча сөйләргә. Һәр ил үз телендә сөйли бит. Без 2000 елдан инде “Ак мәчет”тә вәгазьләрне татарча сөйлибез.
Пленум утырышында тагын бер күңелле вакыйга булды, мөфти динебез үсешенә зур өлеш керткән дин әһелләрен билгеләп узды. "Халкыбызга хезмәт өчен” медален тапшырды. Диния нәзарәтенең әлеге мәртәбәле бүләге Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйповка, Кама Тамагы районы имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллинга, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинга, Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасовка, “Ак мәчет” мәдрәсәсе җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиевкә, ТР МДНнең финанс директоры Рамил Насибуллинга бирелде.
Җыелышта вакыфка, дини мәгълүмат таратуга, “Яровая проекты”на, зәкяткә кагылышлы чыгышлар да ясалды. Һәр чыгыштан соң сорауларга җавап бирелде, фикерләр белдерелде.
Шулай итеп нәзарәтнең яңа бинасында беренче утырыш бик тыгыз узды һәм мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүләрдән торды. Җыелыш тәмамлангач имамнар Галиев мәчетендә өйлә намазын укыдылар.
ТР МДН Матбугат хезмәте, Айзирәк Гәрәева
МӨФТИ АЛТЫ КЕШЕГӘ “ХАЛКЫБЫЗГА ХЕЗМӘТ ӨЧЕН” МЕДАЛЬЛӘРЕН ТАПШЫРДЫ