Күп сандагы чыганаклардан һәм мәшһүрләрнең китапларыннан беләбез, күп кенә татар авыллары элекке заманнарда мәдрәсәләре белән дан тоткан. Нәкъ менә гап-гади татар авылларындагы мәдрәсәләр динебез сагында торган, дөнья күләмендә танылган хезмәтләр язган дин әһелләре аларда белем туплаган, эшләгән. Бүгенге көндә Кукмара районының Өркеш авылында Казанның “Гадел” мәчете уку-укыту бүлеге җитәкчесе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең кичке бүлеге мөгаллимәсе Фәния абыстай Җәләлиева да татар халкына хас менә шул тарихи бер үзенчәлекне дәвам итә кебек.
Фәния абыстай 15 ел дәвамында хатын-кызларга һәм балаларга дини гыйлем бирү ниятеннән бабасы нигезендә корылган йортта “Фәниябикә” мәдрәсәсен эшләтеп килә. 13 августта исә Өркеш авылы тагын бер тарихи вакыйгага җыена - “Нур” исемендәге мәчетне ачу тантанасы була. Аннан соң балалар һәм өлкәннәр өчен милли-мөселман сабан туе үткәрелә. Менә шушы күркәм чараларга әзерләнеп йөргән көннәрдә Фәния абыстай белән әңгәмә кордык.
- Фәния абыстай, иң баштан Өркешне тарихи һәм дини яктан күз алдына китерик әле.
- Тарихи чыганакларга караганда, безнең җирләргә 1153 елда 3 татар гаиләсе килеп урнашкан, шуннан авыл елъязмасы башлана. Татарлар марилар, удмуртлар белән дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәгәннәр, ислам кыйммәтләрен таратканнар. 19 гасыр ахырында Зайцев дигән байның җирлектәге халыкны хөрмәт итеп, мәчет төзергә материаллар белән булышуы мәгълүм. Бу зур мәчет 50 елларга кадәр сакланды әле. Инде безнең заманнарга кайтсак, 2001 елда Өркештә бабам Хәбибрахман нигезенә төзелгән йортта мәдрәсә эшләтеп җибәрдек. Йортыбызны авыл халкына кулланырга бирдек. Шулай итеп, авылыбызда кабат азан яңгырады. Бирегә Казан мәдрәсәләреннән җәйге практика үтәргә шәкертләр кайта башлады. 2009 елда рәсми төстә “Мәдинә” мәхәлләсе теркәлде. Биш ел буе мәчет төзедек, чөнки динебезгә тартылучылар артты. Мәчетне төзүчеләр безнең гаилә – ирем Татарстанның атказанган баш табибы Әгъзам улы Рәшит, үзем - Хөрмәтулла кызы Фәния, сеңлем - Хөрмәтулла кызы Әлфия һәм мәхәллә халкы. Мәчет төзү җиңел түгел, әлбәттә, догалар кылып сорасаң, ниятләсәң акрынлап була. Аны бер генә кеше башкарып чыга алмый. Мәхәллә халкы да, шәкертләр дә булышты.
- Ә сез оештыра торган укуларның үзенчәлеге нидә?
- Коръәндә “Касас” сүрәсендә: “Кешеләрне Аллаһ юлына чакыр”, - диелгән. Мәдрәсәбез 2001 елдан башлап, җәй буе гыйлем тарата, ә кышкы чорда мәчет булып эшли. Җәен исә бөтен авыл баласы йөри. Кунакка кайткан шәһәр балалары белән бергә, барысы ел саен 25тән 35кә кадәр бала җыела. Намазга басалар, догалар өйрәнәләр, дини-мәдәни чараларда катнашалар. Куна кала торган лагерь оештырырга көчебез җитми, чөнки андый очракта тәүлек дәвамында эшләүчеләр кирәк. Лагерьга авыл балаларының төрле яшьтәгесе йөрсә, рухи үсеш курсына 14 яшьтән өлкәнрәкләрне җыябыз.
- Ә аларны нәрсәләргә өйрәтәсез?
- Аларга дини дә, дөньяви да гыйлем бирергә тырышабыз. Менә быел Кфу мөгаллимнәре белән вожатыйлар курсын оештырдык. Медицина фәне белән таныштырабыз, динебез өйрәткәннәр аша сәламәтлекне саклау үзенчәлекләре хакында дәресләр алып барабыз. Чөнки без, ирем, үзем, сеңлем дә табиб кешеләр. Быелгы тагын бер үзенчәлекле эшебез хакында сөйләп үтәсем килә. Кукмара музеена барган идем, андагы чигүле намазлыкларны күреп хәйран калдым. Без бит Кытайдан, Төркиядән кайтарылган намазлыкларга ияләшкән. Кукмара музее директоры бик актив ханым - Дәүләтшина Ләбуда Әхмәдфид кызы белән кызларга намазлыклар чигәргә өйрәтергә килештек. Мин алардан җәйгә чигү өчен бизәкләр-рәсемнәр ясый торырга куштым. Үзем чигү җепләрен җыеп алып кайттым. Шулай итеп кызларыбызга үзләренең нәсел намазлыкларын чигәргә тәкъдим иттек. Әбиләребезнең эшен дәвам итеп, намазлыклар чиктек. Бу үзенә күрә бер “кич утыру” булды инде. Кызлар чиккән вакытта вәгазьләр сөйләдек. Ана вазыйфалары, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне кору, кияү сайлау, бала тәрбияләү һәм башка һәр хатын-кыз хәбардар булырга тиешле темаларны динебез күзлегеннән чыгып аңлаттык.
- Җыен хакында ни әйтерсез?
- 13 августта безнең мәчетебез ачыла һәм шушы ук көнне җыен үткәрәбез. Без аны ел саен августның икенче шимбә көнендә үткәрәбез. Ул бик матур сабантуй була. Анда спорт уеннары да, кунаклар белән очрашулар да уздырыла. Теләгәннәр, тарихи китаплар, кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән дә таныша алачак. Сабантуй сәгать унда башлана. Рәхим итегез!
Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте