"Әмәли" китабы дөнья күрде

15 август 2016 ел 09:04
"Әмәли" китабы дөнья күрде

"Иман" нәшрияты Сираҗеддин Габделхәсән Гали бин Госманның "Әмәли" исемле китабын бастырды. "Әмәли" китабы Әһле сөннәт вәль җәмәгать гакыйдәсе буенча бик әһәмиятле хезмәт булып тора. Бу әсәр шигъри юллар белән язылган һәм укучыларны Әбү Мансур Матуриди мәзһәбе гакыйдәсе белән таныштыра. "Әмәли" китабының авторы - Фирганә өлкәсе Ош шәһәрендә туган мәшһүр галим Сираҗеддин Габделхәсән Гали бин Госман әл-Оши (һиҗри ел хисабы буенча 569 елда үлгән). Кыска гына вакыт эчендә хәнәфиләр арасында бу әсәр мәшһүрлек ала һәм хәзерге көндә дә ул хәнәфи мәзһәбе мәдрәсәләрендә яттан өйрәнелә. Кадими булган татар мәдрәсәләрендә бу китап уку-укыту программасына кертелгән һәм танылган галим Шәйхелислам әл-Хәмиди тарафыннан татар теленә дә тәрҗемә ителгән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы