18 августта Зәй районының Имәнлебаш авылында татар галиме, дин әһеле Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган конференция уздырыла. "Ялчыгол укулары" ел саен күренекле дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашында уза.
Башлану вакыты: 9.00 сәгатьтә.
Таҗетдин Ялчыгол
Гарәп, фасы һәм төрки телләрен, Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән, дөнья гизгән Таҗетдин Ялчыгол – төрле тармакларда эшләгән энциклопедик табигатьле кеше. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның китаплар күчерү, шәрехләү белән шөгыльләнүе дә мәгълүм.
Таҗетдин Ялчыгол тарих, әдәбият, фәлсәфә, тыйб, фикъһе, илаһият һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язган: Хәдиселбаб", "Кафия...", "Тәнбиһел – гафилин" (..."Ваемсызларны искәртү"), Тыйльми табиб" Һ.б. Болар арасында фән һәм мәдәният өчен аеруча икесе игьтибарга лаек. Чөнки алар элек-электән укылып, өйрәнелеп килә. "Тәварихы Болгария" (1805 – аны кайчак "Тәварихы Болгар" дип тә йөртәләр.) – жанры белән шәҗәрәи, ягъни нәсел – нәсәбне гәүдәләндергән ядкяр.
Әдипнең икенче күренекле әсәре – чәчмә һәм тезмә юллар белән язылган, зур күләмле "Рисаләи Газизә" ядкяре. (1806) Ул тәүге мәртәбә 1847 елда Санкт-Петербургта басылып чыккан (372 бит). Аннан соң Казанда күп тапкырлар дөнья күргән. Кулъязмалары да шактый. Халык яратып укыган. Хәтта мәктәп-мәдрәсәләрдә башлангыч сыйныфларда дәреслек итеп файдаланганнар, балалар әдәбияты үрнәге итеп каралган. Аның гаять популярлыгына бер мисал: Тукай үзенен " Исемдә калганнар " әсәрендә " Кырлай авылыннан Җаек каласына алырга килгәндә мин ян тәрәзә төбендә "Рисаләи Газизә" укып утыра идем,"- ди.
"Рисаләи Газизә " – Урта Азиядә яшәгән , чыгышы белән татар булган атаклы Суфый Аллаярның (1616 -1713)" Сөбател – гаҗизин " ("Көчсезләрнең ныклыгы") әсәренә шәрех.
Т. Ялчыгол Зәй районының Имәнлебаш авылында җирләнгән. Зәйнең җәмигъ мәчете аның исеме белән аталган.