Аллаһы Тәгалә Адәмне яратуга, аны Җәннәттә яшәтә. Әмма соңыннан, Иблис котыртуы аркасында, Адәм a Җиргә төшерелә. Аллаһы Тәгалә адәм балалары өчен Ахирәткәчә яшәү урыны итеп нәкъ шушы урынны билгели. Галәм киңлекләренә күпме генә очсак та, ана карыныннан дөньяга килеп, Газраил s җаныбызны алганнан соң кабергә күмелгәнчегә кадәр яшәвебез Җирдә булыр. Ахырзаман җитеп, Кабердән кире кубарылуыбыздан соң мәңге яшәү урыныбыз, гамәлләребезгә карап, – йә Җәннәт, йә Җәһәннәм. Беләбез, дөньяда кешеләр үзләре генә түгел. Аллаһы Тәгалә әйтә:
«Кеше илә җенне халык кылмадым , мәгәр Миа гйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым». («Зарият /Таратучы/», 51:56)
Кешеләр белән җеннәрдә тыш, фәрештәләр барлыгын да беләбез:
«Гыйбадәт кыла торган урыннарында саф-саф булып торган фәрештәләр белән. Вә кешеләрне явызлыктан тыя торган намаз белән. Һәм Аллаһы Тәгалә зикере Коръән белән ант итеп әйтәмен». («Саффат /Сафта торучылар/», 37:1-3)
Коръән-Кәримнең беренче сүрәсендә үк Җир шарының, Кояш системасының ялгыз булмавы турында укыйбыз:
«Чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһы Тәгаләгә тиешле». («Фәтихә /Ачучы/», 1:1)
Аллаһы Тәгалә Үзе Коръән-Кәримдә «галәмнәр» дип әйтә икән, димәк башка галәмнәр дә бар. Аларның саны хакында галимнәр арасында фикер төрле. Хәер хикмәт галәмнәрне исәпләүдә дә түгел. Чынлыкта,
Раббыбызның кодрәте шулкадәр зур, ул теләсә, аларны чиксез санда ярата да, бер мизгелдә юк та итә ала. Аллаһы Тәгалә шул чиксез галәмнәр арасында кешенең яшәеш урынын нәкъ Җир шары итеп билгеләгән.
«Сезләрне Җиргә хәлифә итүче Аллаһы Тәгалә дәрәҗәләрдә бәгъзеләрегезне бәгъзеләрегездән югары күтәрде, сезгә биргән нигъмәтләре хакында барыгызны да сынау өчен. Дөреслектә, Синең Раббың итәгать итмәгәннәрдән ашыгып үч алучыдыр һәм, әлбәттә, Ул – итәгать белән төзәлгәннәрне ярлыкаучы, рәхимле».
(«Әнгам /Терлек/», 6:165)
«Диңгезләрнең барча байлыкларыннан файдаланырга Аллаһ сезгә ирек бирде, диңгезләрдә кәсеп белән йөргән вакытыгызда, корабларыгыз Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм әмере белән йөридер, Аллаһы Тәгаләнең ошбу нигъмәтләренә шаять шөкер итәрсез. Дәхи Аллаһ җирдәге вә күкләрдәге барча нәрсәләрне Үзеннән рәхмәт итеп сезгә мөсәхәр итте, ягъни сезнең өчен бар итте. Уйлап фикерләп карый белгән кешеләр өчен бу эшләрдә галәмәтләр бардыр». («Җасийя /Тезләнү/», 45:12-13)
Сулар һавабыз, йөрер җиребез, йөзәр суыбыз – барчасы да Аллаһы Тәгаләдән. Һәм шушы Җир – яшәү урыныбыз гына түгел, әманәт тә. Аны өйрәнү, саклау – зур бурычыбыз. Һәм Җирне тануның иң кулай ысулы – сәфәр. Әлбәттә, бүген Җирнең теләсә кайсы почмагыннан турыдан-туры трансляция карап була. Әмма мөселман хозурланып кына кала алмый. Аның табигать белән хозурлануы да Раббысына мактау сүзләре белән булырга тиешле. Теге яисә бу җиргә сәфәребез дә бушка булырга тиеш түгел.
Әлбәттә, бу «сәфәргә йөрмәскә кирәк» дигәнне аңлатмый. Аллаһ Илчесе ﷺ әйткән: «Сәфәр кылыгыз – сәламәтлек, мал табарсыз». Шул ук хәдиснең икенче вариантында болай диелә: «Сәфәр кылыгыз – сәламәтлек, бәрәкәт табарсыз».
Әмма сәфәр кылуның әдәбен саклау тиешле. Өендәме ул, мосафирлыктамы – мөселман шәригатьтән чыгарга тиеш түгел. Юл йөрү җиңел бирелми. Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле бу уңайдан әйтә:
«Сәфәр – газап китерә торган әйбернең бер өлеше <... >»1
Аллаһы Тәгалә безгә динне авырайтмый, киресенчә – җиңеләйтә. әтта фарыз гыйбадәтләребезне дә кыскарту мөмкинлеген бирә. Әйтик, дүрт рәкагатьле фарыз намазларын яртылаш кыскартабыз, ягъни ике рәкагать итеп кенә укыйбыз. Сөннәтләрне дә уку мөмкинлеге бар икән – укыйбыз, юк икән – шулай ук калдыру мөмкин. Рамазан аенда юлга чыгучылар да уразаларын калдыра, соңыннан көнгә-көн каза кыла ала. Аерым чыганакларда намазларны кыскарту гына түгел, ерләштерү хакында әйтелсә дә, алай эшләү ярамас. Ягъни өйлә белән икенде, ахшам белән ястү намазларын берләштереп уку хәерле түгел. Төгәлрәге, берләштереп була, әмма сүз ике намазны кушу турында түгел, чөнки намазның вакыты керү аның шарты булып тора. Хәнәфи мәзһәбендәге галимнәр «берләштерү»не болайрак аңлата. Сүз, әйтик, өйлә намазын икенде керү вакытына якынрак итеп уку турында. Мәсәлән, юлда барабыз. Зәвәл үтеп китә, өйлә вакыты керә. Юлыбыз әле дәвам итә. Туктап намаз уку мөмкинлегебез юк икән – өйләне кичектерәбез. Икенде вакыты керәрәк туктыйбыз, кирәк булса – тәһарәт яңартабыз һәм ике рәкагать фарызны укыйбыз, җаебыз булса – сөннәтләрне дә үтибез. Шуннан икенде вакыты керә, аның ике рәкагать фарызын укыйбыз да – кабат юлга кузгалабыз.
Ибне Мәсгуть (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылган хәдистә Пәйгамбәребезнең ﷺ сәфәрдә ике намазны шул рәвешле берләштерү хакында риваять кылына:
«Рәсүлуллаһ ﷺ сәфәрдә чагында ике намазны берләштерә иде. Ул, ахшам намазын укуны вакыты чыгарга бераз гына калганчы кичектереп, ахшамнан соң ук ястү намазыны кылып, ахшам белә ястү намазларын берләштерә иде1».
Тәһарәт алганда да җиңеллек өстәлә: читек йә су үткәрми торган башка аяк киеме кигән юлчы өчен, читеккә мәсех кылу бер тәүлек түгел, өч тәүлек дәвамында рөхсәт ителә. Димәк, сәфәребездә дә гыйбадәтләрне камил рәвештә үтәү мөмкинлеге бар. Сәфәребезнең шәригатьчә булуы – аның бәрәкәтле сәфәр булуының бер сәбәбе.
Имам Ән-Нәвәвинең «Риядус-салихин» сахих хәдисләр җыентыгында сәфәргә багышланган аерым бүлек тә бар. Биредә без сәфәргә чыгу өчен иң кулай көн – пәнҗешәмбе икәнен, өйдән чыкканда нәфел намазы укуның, юлга үзеңнән олырак һәм тәҗрибәлерәк кардәшең белән чыгуның хәерле булуын, юлда нинди догалар кылырга тиешлеген белә алабыз. Шуны истән чыгармыйк: хатын-кызга ялгызына сәфәр кылу тыелган. Ислам дине бу мәсьәләдә дә нәфис затларны саклый.
Әбү Хөрәйрәдән (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылына: «Аллаһ Илчесе әйтте: «Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә ышанган хатын-кызга мәхрәм булган туганыннан башка бер көн һәм бер төнгәсузылачак сәфәргә чыгу тыела1» .
Шул ук мәсьәләгә аңлатма бирүче хәдисне Ибне Габбас (Аллаһ аннан разый булсын) хәбәр итә:
«Аллаһ Илчесе ﷺ әйтте: «Ир-атка чит хатын-кыз белән, араларында якын туганы булмаса, ялгыз калу тыела. Һәм хатын-кызга якын туганыннан башка сәфәргә чыгу рөхсәт ителми».
Бу сүзләрне ишеткән бер сәхабә сорый: «Йә Рәсүлулла! Минем хатыным хаҗ кылырга җыена, ә мин сугышка баручылар арасында». Аллаһ Илчесе ﷺ аңа: «Өеңә кайт та хатының белән бергә хаҗ кыл», – дип боера. Әлбәттә, сәфәрнең бик мөһим таләбе – эшең тәмамлану белән кире әйләнеп кайту. Гадәттә, без чыгып китәбез дә – дөньябызны онытабыз. Шулай ук Имам Ән-Нәвәвинең «Риядус-салихин» җыентыгында Әбү Хөрәйрә (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылган түбәндәге хәдис китерелә:
«Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Сәфәр газап китерә торган әйбернең бер өлеше, чөнки ул сезне ризыктан, судан, йокыдан аера, шуңа да юлга чыгуының максатына ирешкәннәрегез гаиләләренә кайтырга ашыксын2».
Шуны истән чыгармасак иде: сәфәрдә булсак та, өйдә булсак та, мөселман булып калырга тиешлебез. Һәм мөселманлыкның иң күркәм сыйфатларын үзебездә тәрбияләргә, үстерергә тиешлебез. Сәфәрдә иң кирәкле сыйфатларның берсе – сабырлык. Әлбәттә, бүген транспорт чаралары бихисап. Бер урыннан икенче урынга кадәр барып җитү өчен Пәйгамбәребез ﷺ вакытында сыман берничә көнлек юлга чыгып китү кирәк түгел. Теләгең һәм мөмкинлегең бар икән – машиналар да йөри, самолетлар да оча. Әмма юлда йөрүнең бүген дә авырлыклары булырга мөмкин. Йә тәгәрмәч тишелә, йә поезд вакытында килми, йә тагын бер-бер көтелмәгән хәл килеп чыга. Мөселман кеше менә шундый чакларда үзен таныта да инде. Сабырлык белән түзәбезме, әллә пыр тузына, тавыш куптара, ризасызлык белдерә башлыйбызмы? Аллаһы Тәгалә белүчедер.
Һәм Аңа без белмәгәннәр мәгълүм. Раббыбыз безне юл афәтеннән, бәла-казалардан сакласын. Берәр җирдә транспорт чаралары белән һәлакәт була калса, шул самолетта очарга тиешле, әмма, әйтик, паспорты онытылып, ишеге бикләнеп, күпкә алданрак чакыртылган таксие соңга калып, шул очкычка утырырга җитешмәгән кешеләр турында язалар, сөйлиләр. Башта ике дөньяны бер итеп сүккән затлар шунда гына Аллаһы Тәгаләнең Хикмәт Иясе булуына төшенә. Сәфәребез өзелгән икән – шөкер кылыйк. Бәлки шуның белән Раббыбыз безне берәр фаҗигадән саклап каладыр. Планлаштырган урынга чыгып китеп булмады икән – бәлки анда бармавыбыз хәерледер. Чынлыкта, хак мөселманның халәте искиткеч. Ул авырлыкта да, җиңеллектә дә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле.
Хәзер юлларда күп йөрибез. Бу – Раббыбызның бер бәрәкәте. Туганнар белән очрашу, авыруларның хәлен белешү, мохтаҗларга ярдәм итү өчен бик уңай. Сәфәрләребез буш сәфәрләрдән булмасын. Мөмкинлегебез бар икән–юлда бәла-каза күрүчеләрне ярдәмсез калдырмыйк. Халкыбызда юкка гына: «Юл газабы – гүр газабы» дип әйтмәгәннәр. Юлда төрле хәлгә юлыгырга мөмкинбез. Шуңа да шушы мизгелдә юлыңа очраганнарга булышмыйча китмик. Юлчыларны калдырмыйк. Безгә дә савап, кардәшебезгә дә җиңеллек. Юлларыбыз имин, сәфәрләребез бәрәкәтле булсын.
Вәгазь ТР МДН нең "Шура" дини альманахыннан алынды