Аллаһы Тәгаләнең Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйтте: «Ватанны сөю – иманнандыр».
Бу мәсьәләдә төрле сүз йөртүчеләр булды һәм булачак. Тәһарәтен җиренә җиткереп ала белмәгән, әлифне таяктан аермаган кешеләр, үз өсләренә мөхәддис, ягъни хәдисләр белгече җаваплылыгын алып, бу сүзләрне ялган дип чыгармакчы була.
Диннән үз максатларында файдаланырга тырышучылар еш очрый. Алар Мөхәммәд ﷺ пәйгамбәрлеге чорында да, тугъры хәлифәләр заманында да булган, бүген дә бар. Чынлыкта, динне үзләре теләгәнчә үзгәртүчеләр, Коръән аятләрен аерып алып үзләренең максатында тәфсир кылучылар, хәдисләрнең үзләренә отышлы булмаганнарын – ялган дип чыгаручылар, Расүл Әкрам (Аллаһ аннан разый булсын) өйләмәгән да сүзләрне аңа тагучылар – монафикълар. Ягъни икейөзлеләр, тыштан ислам динен кабул итүчеләр итеп кыланып, күңелләре белән һаман да гафиллектә булучылар. Кешеләр янында намаз укырлар – үзләре генә калганда хәтта фарыз гыйбадәтләрен калдырырлар. Чынлыкта, монафикълар мөәэминнәргә динсезләргә караганда да күбрәк зыян сала. Чөнки мөселман кешеләргә ышанучы итеп тәрбияләнә. Аның астыртын уйлары юк. Икейөзле кешенең исә уенда ни булганын белеп булмый.
Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримнең «Әнфәл» сүрәсендә монафикълар турында әйтә:
«Мөселманнарның азлыгын күргәч, монафикълар һәм күңелләрендә Аллаһы Тәгаләгә каршылык чире булган кешеләр әйттеләр: «Бу мөселманнарны диннәре алдады бит», – дип. Берәү Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылып ислам динен дөресләп тотса, ул кеше алданучы түгел. Бит Аллаһ һәр эштә җиңүче һәм мәслихәтчә эш кылучы». («Әнфәл /Табыш/», 8:49)
«Тәүбә» сүрәсендә Раббыбыз болай ди:
«Сезнең тирәгездә булган бәдәви гарәпләр арасында монафикълар бар, һәм Мәдинә халкы арасында да кайберәүләр икейөзлелеккә беркетелделәр. Сез аларның эшен белмисез. Аларның эшен Без беләбез. Без аларны дөньяда ике мәртәбә газап кылырбыз: яшерен булган бозык эшләрен ачып хурлыкка төшерербез һәм яман үлем белән үтерербез. Аннары Ахирәттә олуг газапка кайтарылырлар». («Тәүбә», 9:101)
Аллаһы Тәгаләнең монафикъларга шундый олы газаплар бирәчәген белә торып та, икейөзлелеккә баручылар фикер йөртә белүчеләр арасында булмас. Нинди җәзага тартылачакларын белсәләр, төгәл белмәгән килеш:
«Мөхәммәд ﷺ шулай дип әйткән», диючеләр дә азрак булыр иде. Аеруча Ватан һәм дин хакында сүз алып барганда. Имам ән-Нәвәви әйтә: «Кеше хәдиснең дөреслеге хакында белмәсә, аңа «Пәйгамбәр ﷺ әйткән... » гыйбарәсеннән саклану кирәк. «Шушындый хәдистә Пәйгамбәрнең ﷺ шулай дип әйткәне турында язылган» дисә – хәерлерәк булыр».
Гомумән, белемең җитми икән – сүз көрәштермәү хәерлерәк. «Аллаһы Тәгалә белүчедер», диген дә – бәхәстән чык. Аеруча мәсьәлә катлаулы икән. Чөнки Ватан темасында бүген радикаль агымнар спекуляция алып барырга ярата. Матур, әмма аңлашылмаган терминнарны китереп, үз дигәннәренә ирешәләр. Аллаһы Тәгалә хак юлдан тайпылучыларга дөреслеккә кайтырга тәүфыйк бирсә иде.
Ватан темасына сүз чыкса, бүген еш кына «дар әл-ислам», ягъни «ислам җире» һәм «дар әл-хәрб», ягъни «исламга каршы сугыш алып баручы җир» төшенчәләренә тап буласың. Ни кызганыч, бу төшенчәләрне дөрес аңлатмау бүген киң таралган. Хәтта Ватаныбызны да «дар әл-хәрб» дип атаучылар бар. Чынлыкта, бу бик зур ялгышу. Алай гына да түгел, бу Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә шөкер кылмау. Кайсыбызга бүген намаз укырга рөхсәт итмиләр? Кемгә ураза тоткан вакытта көчләп су эчертәләр? Кемгә корбан чалуны тыялар? Әби-бабаларыбыз шундый шартларда да яшәгән. Манаралар киселгән чакта да, дин рәсми рәвештә тыелган чакта да мөселманлыктан ваз кичмәгәннәр. Урамга чыгып: «Бу кәфер иле», дип кычкырып йөрмәгәннәр. Ә без бүген шулай дибез. Ай саен мәчет ачабыз. Зур-зур ифтарлар үткәрәбез. Ничек телибез – шулай киенәбез. Кибеткә кереп хәләл ризык алабыз. Һәм: «Бу ил – кәфер иле» дибез. Борынгы бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән, Хәнәфи мәзһәбен һәм Матуриди гакыйдәсен үз юнәлеше итеп алган, ачлык-ялангачлыкта да ташламаган җирне «исламга каршы җирләр» дип атыйбыз. Киселгән манаралар, амбар итеп кулланылган мәчетләрне күрмәгән буынның шөкере шул. Ата-бабаларының түгелгән каннарына рәхмәте шул.
Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерик әле. 1930 нчы еллар репрессияләре шаукымы әле суынмаган, милли-дини сәясәт кинәттән үзгәргән чорда мөселманнар ни эшли? «Бу мөселман җире түгел», дип, Гитлер ягына чыгамы? Әйе, фашистларның андый планнары була. Тарихтан «Идел-Урал легионы» хакында беләбез. Әмма дин әһелләре моңа бармый. Хәтта мөселманнарны Ватанны сакларга чакырып, фәтва чыгаралар.
Бүген нәрсә күрәбез? Вәхшилекләре белән фашистларны да уздырып җибәргән радикаль хәрәкәтләрне хуплаучылар, аларга кушылучылар табыла. Вәгъдә ителгән «хәлифәлек төзү» чынлыкта Коръәндә тыелган хаксызга кан коешка барып тоташа.
Аллаһы Тәгалә әйтә:
«И мөэминнәр! Үзара малларыгызны хыянәт, золым юллар белән ашамагыз, мәгәр риза булышкан хәлдә сәүдә белән кәсеп итеп ашагыз. Янә үз-үзегезне, яки дин кардәшегезне үтермәгез. Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә сезнең өчен рәхимле булды». («Нисә /Хатыннар/, 4:29»)
Имеш, хак ислам дәүләте төзибез, дип, бар булганыбызны сата алабыз. Хәләл хатыннарыбызны, әманәт итеп тапшырылган балаларыбызны, туган илебезне. Үз гаиләбездә тәртип урнаштыра алмаган килеш, дөнья дәрәҗәсенә омтылабыз. Түрәләрне сүгәргә яратабыз. Күзләренә туры карап түгел, ә яшертен генә, әлбәттә. Хаклыкта, туры әйтергә батырлыгыбыз җитми. Гайбәт таратып, тагын да гөнаһ җыюыбызны исә белмибез. Берәр кеше турында үзе ишетмәгән килеш сүз сөйлисең икән – бу гайбәт. Һәм син сүз йөрткән зат – күршеңме, ил башлыгымы – мөһим түгел. Гайбәт барыбер гайбәт булып кала. Чынлыкта, без «дар әл-хәрб»нең нәрсә икәнен аңламыйбыз. Чынлыкта, бүген Сүрия һәм Гыйрак җирләрендә төзелгән ялган дәүләт – «дар әл-хәрб». Чөнки биредә мөселманнарны үтерәләр. Җәзалыйлар. Бу хәлифәлек түгел, бу исламны юк итәргә тырышучы көч.
Шуңа да без балаларыбызны кечкенәдән Ватанны сөюче итеп үстерергә тиеш. «Бу – кәфер иле» диеп түгел, Аллаһы Тәгаләгә биргән нигъмәтләре өчен шөкер кылып. Дәүләтне үзгәртергә түгел, үзебезгә үзгәрергә кирәк. Камиллекнең чиге юк. Гыйлем алуның ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуын Коръән аятләрендә дә, хәдисләрдә дә күрәбез. Чөнки безгә карап мөселманнар турында фикер туа. Мөселман өммәте бердәм булса да, аның һәр әгъзасы да сәламәт булырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ мөселманнарга карата гына түгел, башка дин вәкилләренә дә ихтирамлы булган.
Бервакыт Аллаһ Илчесе ﷺ янына Нәҗраннан алтмыш нәсара килә. Алар арасында христиан дөньясында бик дәрәҗәле руханилар була. Мөхәммәд ибн Җәгъфәр ибн әз-Зөбәер хәбәр итә:
«Алар Пәйгамбәр ﷺ янына Мәдинәгә килде. Аллаһ Илчесе ﷺ ахшам намазын укый иде. Алар руханилар киеменнән иде. Аларның гыйбадәт вакытлары җитте. Һәм алар Пәйгамбәр ﷺ мәчетендә үз гыйбадәтләрен кыла башлады. Аллаһ Рәсүле: «Укысыннар», – диде.
Адәм баласының кайчан, кайда, нинди кыяфәттә туасын Аллаһы Тәгалә билгели. Без Ватанны сайлап алмыйбыз. Раббыбыз безгә шушы җирлектә туарга язган икән, димәк, тәкъдиребез шул. Бөтен кеше дә Мәккәдә туып бетә алмый. Без шушы җиребездә исламны үстерү өчен тырышырга тиешбез. Бәлки, уразаның озын җәй айларына туры килеп, Мәккә-Мәдинә мөселманнары инде авыз ачкан чакта, безгә тагын 3-4 сәгать ураза тотасы булуында котылуыбыздыр. Аллаһы Тәгалә белүчедер.
«Бу кәфер җире» дип кул селтәү җиңел. Чынлыкта, еллар буе сакланып килгән милләтара дуслыкны саклап, үз динебезне һәм милләтебезне үстерү – зур тырышлык сорый. Һәм моның өчен иң элек Ватаныңны сөю кирәк. Һәм ислам диненә нык ябышу мөһим. Хактыр: Ватанны сөю – иманнан.
Вәгазь ТР МДН нең "Шура" дини альманахыннан алынды