Узган атнада Менделеев шәһәренең Үзәк мәчетендә эчке ремонт эшләре башкарылды. Бу эшкә үз теләкләре белән мәчетнең хезмәткәре Илгиз абый Хәсәнов һәм аның хатыны Шоира апа алындылар.
Шушы көннәрдә ерак хаҗ сәфәренә чыгарга әзерләнгән Илгиз абый: “Мәчетебезгә аяк атлап басып кергән һәр кешегә Аллаһның йорты якты һәм ямьле булып күренсен, күңелләрендә шушында кат-кат әйләнеп кайту теләге уянсын иде,” – ди.
Косметик ремонт кытыршы диварларны штукатурка белән сылап, тигезләп, өстеннән ачык төскә буяудан гыйбарәт иде.
Аллаһ Тәгалә бу гаиләгә изге гамәлләре өчен җария сәдакасын, Илгиз абыйга күптәнге теләге хаҗга исән-имин барып кайтуны насыйп итсен иде! Әмин.
Гөлназ Нуриева,
Менделеев районы имам-мөхтәсибенең
яшьләр эшләре буенча урынбасары