Мөслимдә мәхәлләләр арасында бәйге уздырганнар

26 август 2016 ел 15:05
Мөслимдә мәхәлләләр арасында бәйге уздырганнар

Мөслим районы имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов  Корбан гаете алдыннан авыл мәчетләренең бүгенгесе белән танышты. Мәчетләребезнең торышы, дин йортларының ишек алларындагы чисталыкны тикшерү максатыннан районның Аксакаллар шурасы рәисе Расих хәзрәт, мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Ринас хәзрәт белән берлектә мәхәлләләр буенча йөреп, мәчетләргә бәя бирелде.

Ишек алдының төзеклеге, чисталыгы, утыртылган чәчәкләрне исәпкә алып, урыннар билгеләнде. Беренче урынга Октябрь авылы мәчете лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны Яңа Карамалы авылы белән Әмәкәй җирлеге мәчетләре бүлеште. Әлеге җирлекләрдәге мәчетләр эчке яктан да, тышкы яктан да тел-теш тидермәслек, пөхтәлекләре белән аерылып тора. Шулай ук Вәрәшбаш, Баек, Олы Чакмак авыл мәчетләре дә игътибарга лаек дип табылды. Киләчәктә дә мәчетләребез иман нуры белән бөркелер, мәчетләргә йөрүче дин кардәшләребез хак юлдан тайпылмас дип ышанып калабыз, дип язылган Мөслим мөхтәсибәте сайтында.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100